Азат Әскәров Башкортстанның сәүдә һәм хезмәт күрсәтү министры итеп билгеләнде.
Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров Указы белән Башкортстан Республикасының сәүдә һәм хезмәт күрсәтү министры итеп Азат Әскәров билгеләнде. Башкортстан Башлыгының икенче указы белән республиканың сәүдә һәм хезмәт күрсәтү министры Алексей Гусев үз теләге белән вазифасыннан азат ителде. Төбәк җитәкчесе боерыгы белән Алексей Гусев иҗтимагый башлангычларда Башкортстан Республикасы Башлыгының бизнес белән стратегик хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча киңәшчесе итеп билгеләнде.
Белешмә: Азат Әфхәт улы Әскәров 1981 елның 10 июнендә Кушнаренко районының Бакай авылында туа. Русия дәүләт сәүдә-икътисад университетын, Башкортстан Республикасы Президенты каршындагы Башкорт дәүләт хезмәте һәм идарә академиясен тәмамлаган.
2004-2008 елларда – Башкортстан Республикасы тышкы икътисади элемтәләр, сәүдә һәм эшмәкәрлек министрлыгының Сәүдә һәм җәмәгать туклануын координацияләү бүлегенең әйдәп баручы белгече, лицензияләү бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты.
2008-2010 елларда-Башкортстан Республикасы Кулланучылар хокукларын яклау һәм алкоголь продукциясе әйләнешен һәм сыйфатын контрольдә тоту идарәсенең алкоголь продукциясен ваклап сатуны лицензияләү бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты, баш белгеч-эксперт.
2010-2017 елларда-Башкортстан Республикасы Сәүдә һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт комитетының Лицензияләү бүлеге башлыгы, лицензияләү һәм декларацияләү бүлеге башлыгы, хокукый эш бүлеге башлыгы.
2017-2020 елларда – «Сынау үзәге» ДКУ директоры.
2020-2021 елларда-Башкортстан Республикасының сәүдә һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары. 2021-2024 елларда – Башкортстан Республикасы Сәүдә һәм хезмәт күрсәтү министрының беренче урынбасары.
2024-2025 елларда – Үзбәкстан Республикасында Русия Федерациясенең Сәүдә вәкиллеге каршындагы Башкортстан Республикасы вәкиле.