Сәгуд Гарәбстаны башкаласы Әр-Рияд шәһәрендә Русия һәм Америка делегациясенең сөйләшүләре начар узмады. Русия Президенты Владимир Путинның ярдәмчесе Юрий Ушаков шулай дип белдергән. Бу хакта “ТАСС” хәбәр итә. Дипломат әйтүенчә, Русия һәм АКШ бер-берсенең мәнфәгатьләрен исәпкә алырга сүз куешкан. Шул ук вакытта ике илнең төрле мәсьәләләргә карашының бер-берсенә якынаюы турында әлегә әйтүе кыен, әмма бу хакта сөйләшү булган. Шул ук вакытта, Ушаков белдерүенчә, яклар барлык мәсьәләләр буенча бик җитди сөйләшү үткәргән. Украина конфликтын җайга салу буенча консультацияләр үткәрү өчен сөйләшүләр алып баручыларның аерым командалары элемтәгә керергә тиеш. Дипломат сүзләренә караганда, сөйләшүләр алып баручылар исәбенә Русиядән кемнәрнең керәчәге әлегә билгесез. Моны дәүләт башлыгы хәл итәчәк. Әр-Риядтагы сөйләшүләр 4,5 сәгать чамасы дәвам иткән. Русия делегациясе составына тышкы эшләр министры Сергей Лавров, Президент ярдәмчесе Юрий Ушаков һәм Турыдан-туры инвестицияләр фонды җитәкчесе Кирилл Дмитриев кергән. Кушма Штатлардан исә сөйләшүләрдә Президент Дональд Трампның иминлек буенча киңәшчесе Майкл Уолтц, дәүләт секретаре Марко Рубио һәм Якын Көнчыгыш буенча махсус илче Стивен Уиткофф катнашкан.
Чыганак: vatantat.ru
Фото: newdaynews.ru