Башкортстан Хөкүмәтендә вазифаларны бүлделәр. Тиешле күрсәтмәгә республика Башлыгы Радий Хәбиров кул куйган.
Документка ярашлы, премьер-министрның беренче урынбасары Урал Кильсенбаев һәм шулай ук премьер-министрның беренче урынбасары – икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министры Рөстәм Моратов бер-берсен алыштыра ала.
Премьер-министр урынбасары – Хөкүмәт Аппараты җитәкчесе Азамат Абдрахманов һәм премьер-министр урынбасары Рөстәм Газизов, премьер-министр урынбасары – җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Наталья Полянская һәм премьер-министр урынбасары – авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов, премьер-министр урынбасары Ирек Сәгыйтов һәм премьер-министр урынбасары – спорт министры Руслан Хәбибов, премьер-министр урынбасары – сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министры Александр Шельдяев һәм премьер-министр урынбасары Рөстәм Газизов берсенең эшен берсе башкара ала.