Курск өлкәсендә губернатор урынбасары вазифаларын вакытлыча башкаручы Роман Денисов эшеннән киткән. Бу хакта төбәк җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы Александр Хинштейн язып чыккан.
Түрә сүзләренчә, вице-губернатор вазифасыннан 11 февральдә үз теләге буенча киткән. Тиешле документларга кул куелган инде. “Роман Юрьевичның төп бурычлары төзелеш буенча губернатор урынбасары Владимир Базаровка йөкләтеләчәк”, – дип язган Хинштейн.
Денисов соңгы өч атна эчендә Курск өлкәсе губернаторы вазифаларын башкаручының посттан киткән өченче урынбасары булды. 27 гыйнвар көнне хөкүмәт рәисе Алексей Дедовның яңа постка күчү белән бәйле эштән азат ителүе турында билгеле булды. Ә 21 гыйнварда төбәк хөкүмәте урман хуҗалыгы һәм агросәнәгать комплексы өчен җаваплы губернатор урынбасары Сергей Стародубцевның отставкага китүе турында хәбәр итте. Түрә сәламәтлеге торышы буенча постыннан киткән.
Чыганак: lenta.ru