Бүгенге көндә кануннар, заманның үзе кебек, бик тиз үзгәреп тора. Һәм күпләребез ул үзгәрешләрне белеп бетерми, өстәвенә, юридик тел белән язылган законнарны кайчакта аңлап җиткерү дә җиңел түгел. Әмма законны белмәү җаваплылыктан азат итми, диләр. Шуңа алар белән таныша бару һәм законнарда каралган мөмкинлекләр белән файдалана белү мөһим.
– Узган ел Дәүләт Думасында 1086 закон проекты каралды, шуларның 564е кабул ителде. Көзге сессия барышында 233 закон проектын кабул иттек, аларның 22 проценты социаль әһәмияткә ия, ягъни алар күп балалы гаиләләргә, аз керемле кешеләргә, ялгызларга, пенсионерларга ярдәм итүгә юнәлтелгән, – диде Дәүләт Думасының Дәүләт корылышы һәм законнар чыгару комитеты әгъзасы Зариф Закир улы Байгускаров журналистлар белән очрашу чарасында. Ул 2024 елда кабул ителгән кануннар, яңа закон проектлары, 2025 елда тикшереләчәк башангычлар турында сөйләде.
– Бүген Думада 1057 закон проекты карала. Бу – гаять зур эш. Әйткәндәй, агымдагы ел, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы, Ватанны саклаучылар елы буларак, безнең өчен аерым әһәмияткә ия. Шуңа без тәү чиратта махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүгә кагылышлы законнарны караячакбыз. Әлегә бу юнәлеш буенча барлыгы 124 закон кабул ителде, аларның 12се – көзге сессиядә. Бу – бурычлар буенча башкару җыемын түләүдән азат итү, вакыты чыккан 10 миллион сумга кадәр кредитларны исәптән чыгару һәм башкалар. Егетләргә ярдәм итү буенча тагын берничә закон проекты бар. Шуңа игътибар итәр идем: МХО катнашучыларыннан һәм аларның якыннарыннан килгән сорауларның барысын да хәл итәбез, законга үзгәрешләр кертәбез. Һәм алар белән очрашканда без һәрвакыт “тагын нинди сорауларны хәл итәргә кирәк” дип сорыйбыз, – диде депутат.
Зариф Закир улы әйтүенчә, күпчелек закон проектлары кешеләр белән аралашу барышында туа. Урыннарга чыгып, халык белән сөйләшү, аларны борчыган хәл-мәсьәләләрне барлау һәм аңлау аеруча мөһим, ди ул. Һәм яңа кабул ителгән законнарны кешеләргә гади тел белән аңлатуны да үз эшчәнлегенең төп юнәлешләренең берсе дип исәпли сәясәтче. Ә яңа кануннар бик күп. Депутат шуларның берничәсе турында журналистларга да бәян итте.
Кулланучы хокукы
Шушы көннәрдә кабул ителгән закон проектларының берсе кулланучылар хокукларын яклауга кагыла.
– Кызганычка каршы, намуссыз сатучылар сатып алучыларны ялгыш юлга этәргән, аларга өстәмә хезмәтләр “таккан” очраклар еш күзәтелә. Кешеләрне мондый гамәлләрдән яклау өчен “Кулланучылар хокукларын яклау турында”гы РФ Законының 16 маддәсенә үзгәрешләр керттек. Аңа ярашлы, төп товарлар (эшләр, хезмәтләр) сатып алу турындагы килешү төзелгәнче сатып алучыга өстәмә товарлар (хезмәтләр) тагу тыела.
Гадәттә мондый өстәмә хезмәтләр һәм товарлар сатып алучыларга автосалоннарда, самолет һәм поездга интернет аша билетлар сатып алганда тагыла. Кешеләр страховка, смс-хәбәр кебек өстәмә түләүле хезмәтләр өчен ризалык бирүләрен сизми дә калалар. Мондый күренешләр кредитлар алганда, торак-коммуналь хуҗалык өчен түләгәндә дә киң таралган. Беркөнне генә гражданнарны кабул иткәндә шундый очрак булды: кешегә автомобиль сатып алганда, янәсе дә, юлларда хокукый ярдәм күрсәтеләчәк дип, зур сумма такканнар.
Хәзер, законга үзгәрешләр керткәч, төп товарны сатып алу турындагы килешүгә кул куелмый торып, бернинди өстәмә хезмәтләр дә көчләп тагыла алмый. Килешү төзелгәннән соң гына сатучылар өстәмә хезмәтләр тәкъдим итәргә хокуклы. Шулай итеп, өстәмә товарлар (хезмәтләр) сату килешү төзелгәннән соң гына һәм сатып алучының ризалыгы белән генә мөмкин. Ә товарларны һәм хезмәтләрне көчләп таккан өчен 40 мең сумга кадәр штраф карала. Бу закон гади кешеләрне яклаячак, чөнки аларга аңлаешсыз терминнар белән язылган катлаулы килешүләрне аңлау авыр. Закон проектын беренче укуда кабул иттек, – дип аңлатты Зариф Байгускаров.
Гәзит хакы
Депутат матбугат өлкәсенә кагылышлы яңа канун белән дә таныштырды. Ни кызганыч, бүген гәзит-журналларның, бигрәк тә милли телләрдә басылган матбугат чараларының тиражы елдан-ел кими.
– Чөнки, беренчедән, гәзит-журналларга язылу кыйммәтләнә бара. Икенчедән, кешеләр Интернеттан мәгълүмат ала. Әмма шул ук вакытта мәгълүматны минем кебек гәзитләрдән ала торган кешеләр бар. Мин гәзит укыйм һәм бу миңа бик уңайлы. Сер түгел: гәзит-журналларга язылу бәясенең зур өлешен илтү чыгымнары тәшкил итә. Бу аларның бәясе артуга китерә, һәм авыл халкы үзләренең яраткан басмаларына языла алмый. Бүген гәзит-журналларны илтү икътисади яктан отышлы түгел, шуның аркасында басма матбугат даими китерелми, кешеләр почтаны соңлап ала. Һәм без күптән түгел генә “Почта элемтәсе турында”гы Федераль законга үзгәрешләр керттек. Матбугат басмаларын ерак районнарга һәм зур булмаган авылларга илтүдә финанс ярдәм чараларын карадык.
Законга ярашлы, “Русия почтасы” тарафыннан языдыртыла һәм китерелә торган “социаль әһәмиятле вакытлы матбугат” төшенчәсе кертелә. Почта бүлекчәләренең басмаларны иң ерак авылларга билгеле срокларда китерү чыгымнарын компенсацияләү рәвешендә акча бүлү күздә тотыла.
Әлеге канун шулай ук безнең республика һәм район гәзит-журналларына ярдәм итәчәк. Ерак авылларга социаль әһәмиятле гәзит-журналлар илткән өчен финанс ярдәм язылу бәяләрен арттырмаска, шулай ук почтальоннарның хезмәт хакын күтәрергә мөмкинлек бирәчәк. Канун 2025 елның 1 сентябреннән үз көченә керә.
Акча артык булмый
Зариф Закир улы ана капиталы программасын 2030 елның 31 декабренә кадәр озайтылуын да хәбәр итте. Әлегә кадәр ул 2026 елның декабренә кадәр эшләргә тиеш иде.
Әлге программа 2006 елда ил Президенты Владимир Путин тарафыннан тәкъдим ителде һәм яшь ата-аналарга социаль ярдәм күрсәтүнең иң нәтиҗәле чараларының берсенә әверелде. Бу вакыт эчендә 14 миллионнан артык әнигә сертификатлар бирелде, диде Зариф Байгускаров.
Күпчелек гаиләләр бу акчаларны торак шартларын яхшыртуга, балаларның белем алуына юнәлтә. Законга үзгәрешләр кертеп, әлеге акчаларны гаиләләр ихтыяҗлары өчен куллану мөмкинлекләрен даими рәвештә киңәйтәбез, диде депутат.
Аның әйтүенчә, кызганычка каршы, соңгы елларда башка илләрдә яшәүчеләрнең, ана капиталы алу максаты белән Русиягә килеп, бала табу очраклары арткан.
– Мондый очракларга юл куймас өчен без законга үзгәрешләр керттек. Бу ярдәмне бары тик Русия гражданнары гына алачак, – дип аңлатты ул.
Зариф Байгускаров сүзләренчә, башка илләрдә мондый ярдәм чаралары юк, шуңа аңа кызыгучылар аз түгел. Әлбәттә, баланы акча өчен тапмыйлар, әмма ана капиталы гаиләләр өчен зур ярдәм булып тора дигән фикерен җиткерде сәясәтче.
Фатирны – бүләккә...
Кеше фатирын бушка кулга төшерү белән “кызыгучылар” да бихисап бүгенге көндә. Закон мондый хәлләргә дә юл куймаска тиеш.
– 2019 елдан торакны бүләк итү буенча 15 мең килешү судларда законсыз, алдау һәм ышанычтан явызларча файдалану юлы белән башкарылган дип дәгъва ителгән. Алданганнарның күпчелеге – өлкән яшьтәгеләр, эшкә сәләтсез дип танылганнар, шулай ук авыру, стресс, алкоголь яки наркотик куллану аркасында үз гамәлләрен аңларга һәм алар белән идарә итәргә сәләтсез кешеләр. Шул ук вакытта туганнары мондый торакны еш кына кире кайтара алмый, чөнки барысы да милекче ризалыгы белән эшләнгән, һәм судка мөрәҗәгать итү вакытына бу торак инде намуслы сатып алучыларга сатылган була.
– Киләчәктә мондый очракларны булдырмас өчен, без РФ Гражданлык кодексына үзгәрешләр керттек. Хәзер торак бүләк итү килешүләре мәҗбүри рәвештә нотариаль формада эшләнергә тиеш. Гади итеп әйткәндә: фатирны яки йортны бары тик нотариус аша гына бүләк итәргә мөмкин, ул барысын да, шул исәптән милекченең хәлен дә тикшерергә, кирәк булганда запрослар эшләргә тиеш, – дип аңлатты депутат.
Әлегә кадәр торак бүләк итү өчен күп функцияле үзәккә килеп, документларга кул кую да җитә иде. Ә өлкәннәрне яки чирле кешене карау сылтавы белән торакларын кулларына төшерү уе белән йөрүчеләр нәкъ шуның белән файдаланды...
Хәйләли башлаганнар
Зариф Закир улы әйтүенчә, миграция өлкәсендә тәртип урнаштыру буенча зур эш башкарылган. Узган ел 14 закон кабул ителгән. Алар арасында мигрантларның ялган никахларына каршы көрәш буенча, рус телен белмәгән мигрантларның балаларын мәктәпкә кабул итүне тыю турындагы яңа чаралар бар. Мигрантларны илгә кертүне оештыру һәм аларга рөхсәт документларын законсыз рәсмиләштерү өчен милекне конфискацияләү белән иректән мәхрүм итүне күздә тоткан катгый җәзалар билгеләнгән.
– Бүген чит ил гражданнары хәйләли башлады – аларның вакытлы тору срогы ахырына якынлашса, алар үткән даталар белән үзләренә документлар рәсмиләштерәләр: имеш чикне инде кисеп чыкканнар һәм кире безнең ил территориясенә керәләр. Шуңа без законга мондый гамәл өчен җинаять җаваплылыгы карала дип төгәл итеп яздык, – дип билгеләде Зариф Байгускаров.
Моннан тыш, хәзер чит ил кешесенә Русия гражданлыгы алу алдыннан башта военкоматта исәпкә басарга кирәк. Исәп буенча никахлашу хәйләсенә дә киртә куелды.
– Әгәр элек мигрантлар, русиялеләргә өйләнеп яки кияүгә чыгып, гражданлык алган булсалар, хәзер моның өчен 3 ел никахта яшәргә тиешләр, – диде депутат.
Ирләр коры
Әйткәндәй, Зариф Закир улы – Башкортстандагы “Ирләр коры” оешмасының җитәкчесе дә. Бу берләшмәнең максаты – гаиләдә, иҗтимагый, социаль һәм рухи тормышта әтиләрнең, ир-атларның абруен күтәрү. Әти булу шатлык һәм горурлык кына түгел, ә зур җаваплылык та, ди депутат. Ул балаларын туган җиренә, Ватанны саклаучы ата-бабалар истәлегенә, халыкның гореф-гадәтләренә мәхәббәт һәм хөрмәт рухында тәрбияләргә тиеш.
Оешмада катнашучы әтиләр үз уллары белән иҗимагый эшләрдә катнашалар, бергәләп экологик өмәләргә чыгалар, зиратларны тәртипкә китерәләр, күлләр буйларын җыештыралар, төзекләндерәләр. Без балаларны үз үрнәгебездә тәрбияләргә тиешбез дигән фикердә депутат.
– Ел саен 9 май җиткәндә без Бөек Ватан сугышында Җиңү өчен ата-бабаларыбызга рәхмәт сүзләрен әйтәбез. Ә шул ук вакытта кайсыберләренең каберләре ташландык хәлдә ята, хәтта балалары-оныклары була торып та каралмаган каберлекләр бар. 5-10 тапкыр рәхмәт әйткәнче, барып зиратын тәртипкә китер. Савап булыр. Минем фикерем шундый.
***
– Журналистар белән эшләүгә дә зур әһәмият бирәм, – диде Зариф Байгускаров “Бердәм Русия” партиясенең Уфадагы иҗтимагый булышу штабында узган очрашуда. Әйткәндәй, анда республиканың кайсыбер район һәм шәһәрләрендәге матбугат чаралары вәкилләре видеобәйләнеш аша катнашты. Депутат журналистларның сорауларына тулы җавап бирде һәм очрашу ахырында тыгыз хезмәттәшлек иткән матбугат чаралары вәкилләренә шәхси бүләкләрен, Рәхмәт хатларын тапшырды.