Сәясәт
14 гыйнвар 2025, 10:13

Министрларга комментарийларны җуйдыруны тыйган

Кайчандыр социаль челтәрләр вакыт уздыра торган мәйдан иде, бүген исә анда халыкны борчыган күп кенә мәсьәләләр хәл ителә.  

Курск өлкәсе башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Александр Хинштейн  чиновникларга аларның социаль челтәрләрендәге постлар астындагы комментарийларны җуйдыруны тыйган. Бу хакта ул төбәк хөкүмәте  утырышында белдергән. Декабрьдә Хинштейн министрларга социаль челтәрләрдә үз сәхифәләрен булдырырга йөкләмә биргән иде.

Утырыш вакытында төбәк җитәкчесе кайсыбер чиновникларның постлар астына комментарийлар язу мөмкинлеген чикләүләренә игътибар итте. Ул аларга комментарийларны ачарга бер атна вакыт бирде.

“Бернинди комментарийларны беркем дә җуйдырмый”, – дип янады Хинштейн һәм түрәләргә бары тик мыскыллы яисә дискриминацияле сүзләр булган хәбәрләрне генә җуйдырырга рөхсәт итте. “Әгәр сорау  дөрес төзелгән, ләкин сезнең өчен дорфарак яңгыраса да, нинди генә хис-тойгылар кичерүегезгә карамастан, сез аңа җавап бирергә тиеш”, –  диде ул  утырышта.

Хинштейнның Курск чиновникларын беренче тапкыр  гына тәнкыйтьләве түгел бу. Моңа кадәр төбәк башлыгы булып билгеләнгән сәясәтче түрәләрне фронттагы хәл-вакыйгаларны яктыртулары өчен тәнкыйтьләгән иде. Ул бу хәлне дөрес түгел дип атады һәм барлык мәгълүматлар Оборона министрлыгы ресурсларында урнаштырылган, дип аңлатты. 

Чыганак: lenta.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас