Сәясәт
19 декабрь 2024, 09:52

Владимир Путин ил икътисадына бәя бирде

Туры линиядән скриншот.Туры линиядән скриншот.
Фото:Туры линиядән скриншот.

Матбугат конференциясе белән берләштерелгән туры линия вакытында Владимир Путин Русия икътисадына бәя бирде.

Икътисадка килгәндә, гомумән алганда хәлләр тотрыклы, бернигә карамастан, үсеш бара, диде ил башлыгы.

2024 ел нәтиҗәләре буенча Русия икътисадының үсеш темплары якынча 3,9-4 процент тәшкил итәчәк, дип белдерде Путин.

Европада икътисад күләме буенча РФ 1нче урынга һәм дөньяда 4нче урынга куялар, дип билгеләде ул. Соңгы ике елда Россия икътисады 8% ка диярлек үсте. Чагыштыру өчен: АКШ — 5-6%, Европа — нибары 1%.

"Финанс, икътисади халыкара институтлар Русияне икътисад күләме буенча Европада беренче урынга, сатып алу сәләте паритеты буенча һәм дөньяда дүртенче урынга куйды – алда Кытай, АКШ, Һиндстан. Без узган ел ук ФРГны узып киттек һәм быел Японияне узып киттек", –  диде Путин туры линиядә.

Аның сүзләренчә, узган ел икътисад үсеше 3,6% тәшкил иткән, "быел 3,9% булачак, ә бәлки 4% та". Ике ел эчендә РФдә икътисад үсеше якынча 8% тәшкил итте, дип аңлатты президент, шул ук вакытта АКШта ул 5-6% тәшкил итте, Еврозонада — 1%, Германиядә — 0”, — диде Путин.

"Әмма бу без йоклап ятарга һәм тынычланырга тиешле күрсәткеч түгел", – дип билгеләде дәүләт башлыгы.

"Икътисадның үсеше шактый дәрәҗәдә Русия суверенитетының ныгуы нәтиҗәсе булып тора, дип белдерде президент. Базардан күп кенә җитештерүчеләр китте – бу нәрсәгә китерде? Безнең эшкуарлар бу товарларны үзләре җитештерә башлады",  – диде ул.

Русиядә эшсезлек нык  түбән дәрәҗәдә — 2,3%, мондый хәлнең беркайчан да булганы юк, дип ассызыклады президент.

Азык-төлеккә бәяләр артуга килгәндә, бу объектив сәбәпләр белән аңлатыла – тәкъдим ихтыяҗ артыннан өлгерми, һәм санкцияләр нәтиҗәләре. “Продуктлар куллану никадәр арткан булса, аларны булдыру шулкадәр артмады", –  дип билгеләде президент.

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас