Бүген, 19 декабрьдә, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үзенең указы белән республика министрлары кандидатураларын раслады.
Маргарита Болычева – тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министры;
Ирина Голованова – торак-коммуналь хуҗалыгы министры,
Айрат Рәхмәтуллин – сәламәтлек саклау министры;
Әминә Шәфыйкова – мәдәният министры;
Марат Шәрәфетдинов – урман хуҗалыгы министры;
Илдар Мәүлетбирдин – мәгариф һәм фән министры;
Зөһрә Гордиенко – эшкуарлык һәм туризм министры;
Нияз Фазыйлов – табигатьтән файдалану һәм экология министры;
Ленара Иванова – гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры;
Руслан Хәбибов – спорт министры;
Геннадий Разумикин дәүләт идарәсенең цифрлы үсеш министры итеп тәгаенләнде.
Азат Җиһаншин – ветеринария буенча дәүләт комитеты рәисе;
Владимир Спеле – юстиция эшләре буенча дәүләт комитеты рәисе;
Гөлшат Арсланова – көндәшле сәясәт буенча дәүләт комитеты рәисе;
Вито Сабиров – яшьләр сәясәте буенча дәүләт комитеты рәисе;
Урал Искәндәров – үзйөрешле машиналарның һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек буенча дәүләт комитеты рәисе;
Наил Шәрәфетдинов – тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе;
Кирилл Первов – гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты рәисе итеп билгеләнде.
Максим Ульчев – Матбугат һәм массакүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы җитәкчесе;
Салават Кулбахтин – Мәдәни мирас объектларын дәүләт саклавы буенча идарә җитәкчесе;
Илһам Фәткуллин Архив эшләре буенча идарә башлыгы булып эшләячәк.