“Мигрантлар белән бәйле мәсьәлә Русия өчен кискен тора”,- диде дәүләт башлыгы халык белән туры эфирда очрашу барышында.
Чит илләрдән килүчеләрнең санын киметү өчен квалификацияле булмаган эш көчен күп таләп итмәгән хезмәт җитештерүчәнлеген арттырырга, технологияләр кертергә кирәк.
“Әгәр бу мөмкин түгел икән, партнер-илләр белән гражданнарны әзерләү өлкәсендә эшләргә: аларны мәдәният, Русия законнары белән таныштырырга, шулай ук аларга булган таләпләрне катгыйлатырга кирәк”,- диде Президент.
-Моннан тыш, ЭЭМ кысаларында миграция мәсьәләләре буенча аерым подразделение булдыру мөһим,- дип белдерде Владимир Путин. - Ә аннан, мөгаен, аерым ведомство төзү кирәк булыр.
Фото: Башинформ.