19 декабрьдә, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үзенең указлары белән республика Хөкүмәтенең беренче вице-премьерлары, вице-премьерлары һәм министрлары кандидатураларын раслады.
Аңа кадәр шул ук көнне Башкортстанның Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутатлары быелгы соңгы пленар утырышында төбәк Башлыгына республика Хөкүмәте вице-премьерларын билгеләргә ризалык бирде.
Указда әйтелүенчә, төбәк Башлыгы Башкортстан Хөкүмәте һәм аның әгъзалары эшчәнлегенә җитәкчелек итә. Премьер-министр Хөкүмәт эшчәнлегенең төп юнәлешләрен эшләү һәм гамәлгә ашыру эшен оештыра. Аның тугыз урынбасары бар, аларның икесе – беренче урынбасар.
Шуны да әйтеп үтәргә кирәк, 12 декабрьдә төбәк парламенты Башкортстан премьер-министры вазифасына Андрей Назаровның кандидатурасын раслады. Шул ук көнне аны билгеләү турындагы указга Радий Хәбиров кул куйды.
Премьер-министрның беренче урынбасары – Башкортстанның икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәте министры итеп Рөстәм Моратов билгеләнде. Шулай ук Урал Кильсенбаев беренче вице-премьер вазифасында эшләячәк.
Азамат Абдрахманов премьер-министр урынбасары – Башкортстан Хөкүмәте Аппараты җитәкчесе итеп тәгаенләнде. Илшат Фазрахманов һәм Александр Шельдяев вице-премьерлар булып эшләүләрен дәвам итәләр. Алар шулай ук алар авыл хуҗалыгы һәм сәнәгать, энергетика, инновацияләр министрлыкларын җитәкләүне дә дәвам итә. Ирек Сәгыйтов та вице-премьер вазифасында калды.
Премьер-министр урынбасарлары арасында яңа кешеләр дә бар. Аларның берсе – Стәрлетамакның элеккеге мэры Рөстәм Газизов. Республиканың җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Наталья Полянская да хәзер Хөкүмәттә вице-премьер статусында эшли.
Күрүебезчә, Радий Хәбиров берничә тапкыр әйткәнчә, күпләр Хөкүмәттә үз урынын саклап калды. Хөкүмәт әгъзаларының күпчелегенең яңа составта эшләүләрен дәвам итүләре уңай күренеш дип исәпли сәясәт белгече, Уфа дәүләт нефть техник университеты профессоры Эдуард Гәрәев.
“Барысы да республика Башлыгы күптән түгел булган туры элемтә барышында әйткәнчә килеп чыкты. Эш дәвам итә, хакимият бушлыгы юк. Хөкүмәтне формалаштыру вакытны алды, ләкин моның объектив сәбәпләре бар иде. Атап әйткәндә, министрларны профильле федераль хакимият органнары белән килештерү процедурасын үтәргә кирәк иде, моннан тыш, бу вакыт Башкортстанда берничә эре халыкара форум уздыру белән туры килде”, – ди сәясәтче.
Исегезгә төшерәбез: республика Хөкүмәте сентябрь уртасында Радий Хәбиров инаугурациясеннән соң, закон таләпләренә ярашлы, отставкага китте. Барлык министрлар һәм вице-премьерлар “вазифаларны башкаручы” статусында эшләделәр.