Русия Президентының ил халкы белән туры элемтәсе вакытында сораулар күп яңгырады. Алар арасында Кара диңгездә килеп туган проблема да күтәрелде.
Русия Президенты Кара диңгезгә танкерлардан мазут түгелү белән бәйле хәлне “экологик бәла” дип атады. “Алдан алынган исәпләүләр буенча, Керчь бугазында булган хәл аркасында 40 процент чамасы ягулык аккан һәм бу капитаннанр тарафыннан кагыйдәләрне бозу аркасында килеп чыккан”,- дип белдерде Владимир Путин.
Хәзер инде төп бурыч – түгелгән ягулыкны җыеп алу һәм танкерларны эвакуацияләргә әзерләнү. Казаны ликвидацияләү буенча эшләр алып барыла, барлык җаваплы хезмәтләр дә тиешле режимда эшли һәм дәүләт башлыгына хәлләр турында хәбәр итеп торалар.
Фото:kremlin.ru