Күләмен 1,25 трлн. сумга җиткерергә тиешләр...
Башкортстанда бизнес алып бару өчен уңайлы шартлар тудырылды, дәүләт ярдәме чараларын күрсәтү тәртибен гадиләштерделәр, җир кишәрлекләрен сатусыз бирү срокларын кыскарттылар. Җир буш тормаска, ә ышанычлы инвесторларга, икътисадка, ахыр чиктә республикага нәтиҗәле эшләргә тиеш.
Бу хакта Радий Хәбиров Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелшы-Корылтайга Юлламасында әйтте һәм 2030 елга Башкортстанда инвестицияләр күләмен 1,25 трлн. сумга җиткерү бурычын куйды
Республика Премьер-министрының һәр урынбасарына инвестицияләр җәлеп итү буенча системалы эш алып барырга, үз өлкәләре буенча конкрет тәкъдимнәр әзерләргә дигән тәгаен йөкләмә дә яңгырады.
Уфа шәһәре, 12 декабрь, 2024 ел.
Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбировның Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы-Корылтайга Юлламасы.
Фото: ufa.bfm.ru