Сәясәт
16 декабрь 2024, 08:41

“Республика бюджеты шактый амбициоз”

Галим үз фикерен белдерде.

“Республика бюджеты шактый амбициоз”“Республика бюджеты шактый амбициоз”
“Республика бюджеты шактый амбициоз”

Галим үз фикерен белдерде.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның күптән түгел Дәүләт җыелышы-Корылтайга Юллама белән мөрәҗәгать итте. Шул уңайдан икътисад фәннәре кандидаты, «РФ Хөкүмәте каршындагы Финанс университетның Уфа филиалы икътисад, менеджмент һәм маркетинг" кафедрасы доценты Рөстәм Камалов үз фикерен белдерде.

Эксперт төбәкнең төп финанс планы – 2025 елга республика бюджеты белән параллельләр үткәреп, Юлламада куелган бурычларның әлеге планны гамәлгә ашыру буенча конкрет адымнар булуын билгели.

–Республика бюджеты шактый амбициоз, Юлламада без бу планны гамәлгә ашыруның төп параметрларын күрәбез. Тагын бер мөһим момент – киләсе ел МХОда  катнашучыларга ярдәм итү елы булачак һәм Юлламада барлык кешеләр өчен дә мөһим булган бу мәсьәләгә җитди игътибар бирелә, бу өлкәдә төбәк башлыгы тон бирә, – дип билгеләп үтте Рөстәм Камалов.

– Юлламада куелган бурычлар бик җитди – Сәнәгатьне үстерү, аеруча мөһим тармакларга ярдәм итү, социаль өлкәне алга таба ныгыту, юл һәм транспорт инфраструктурасын модернизацияләү, гомумдәүләт  проектларны гамәлгә ашыру.

Фото: Башинформ.

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас