12 декабрьдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның Дәүләт Җыелышы – Корылтайга еллык Юлламасы белән чыгыш ясады.
Уфа шәһәренед 93нче санлы физика-математика лицееның математика укытучысы Айдар Миңлеәхмәтов бу уңайдан үз фикере белән уртаклашты.
– Миңа быел Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның Мөрәҗәгатьнамәсен тыңлау бәхете тиде. Юлламада үземнең һәм укучымның исеме яңгыравы зур горурлык хисе тудырды. Март аенда безнең лицейның 11нче сыйныф укучысы Дмитрий Вылубков Төрекмәнстанда узган I халыкара математика олимпиадасында катнашкан иде. Русия җыелма командасы составында ул беренче урын яулады һәм алтын медальгә лаек булды. Ул Башкортстаннан берүзе генә иде. Мин 5нче сыйныфтан аның математика укытучысы булдым. Дмитрий – бик сәләтле бала. Ул – шулай ук Бөтенрусия математика олимпиадасы призеры, 10нчыда ук алдан үзе теләгән университетка керү хокукы алды һәм әле Мәскәү физика-техник университетында укый. Былтыр 11нчене тәмамлаучылар арасында дүрт укучым математика буенча Бердәм дәүләт имтиханын 100 баллга тапшырды.
Әлбәттә, икътисад, МХОга ярдәм, социаль үсеш – барысы да мөһим. Шулай да, укытучы буларак, Радий Фәрит улының федераль акчага математика лицей-интернаты төзеләчәк дигән яңылыгы аеруча куандырды. Без моны нык көтәбез, ул якын киләчәктә әзер булыр дип ышанабыз. Уфада да, тоташ республикада да сәләтле балалар күп, аларны бер урынга җыю яхшы булыр иде.
Шулай ук Радий Фәрит улының укытучыларны шифаханәгә җибәрү турында карарын шатланып кабул иттем. Аннары, олимпиадаларда җиңгән укучылар һәм укытучылар өчен премия артуы куандыра, бу – тырышып эшләүгә этәргеч. Радий Фәрит улына мәгарифкә игътибары өчен зур рәхмәт, – диде ул.
Фотода: Айдар Миңлеәхмәтов укучысы Дмитрий Вылубков белән. Чыганак: “Башкортостан” гәзите.