12 декабрьдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Дәүләт Җыелышы – Корылтайга еллык Юллама белән мөрәҗәгать итте. Гадәттәгечә, республиканың алдагы елларга үсеш юнәлешләре билгеләнде.
– Республика Конституциясе нигезендә Сезгә еллык Юллама белән мөрәҗәгать итәм, – дип сүз башлады Радий Фәрит улы. Аның әйтүенчә, ул Юлламада узып баручы елга йомгак ясап кына калмыйча, “масштаблы бурычларны хәл итүне дәвам итү” эшенең өстенлекләрен дә билгеләде.
– Безгә авыр, язмышны хәл итә торган вакытта яшәргә туры килде. Безне сынауларның һәм тыштан һөҗүмнәрнең ныклыгына тикшерәләр. Безне эчтән таркатырга тырышалар. Без бердәмлек белән җавап бирәбез. Лидерыбыз Владимир Путин җитәкчелегендә икътисадны мобилизациялибез, сәнәгать һәм оборона потенциалын ныгытабыз, җәмгыятьне җиңүгә өндибез, – диде Радий Хәбиров.
Махсус хәрби операция
Ул республика ил белән бергә махсус хәрби операция бурычларын хәл итүдә катнаша, дип ассызыклады.
– Якташларыбыз сугышта батырлык һәм кыюлык күрсәтә. Күпләр дәүләт бүләкләренә лаек булды. 12 сугышчыга Русия Федерациясе Герое исеме бирелде. Аларның сигезенә, кызганычка каршы – үлгәннән соң. Һәлак булган геройлар истәлеге һәрвакыт безнең йөрәкләрдә яшәячәк. Ватанны саклаучылар истәлеген бер минут тынлык белән искә алуыгызны сорыйм, – диде ул. Аннары барлык якташларыбызның исән-сау һәм җиңү белән кайтуларын теләде.
Төбәк җитәкчесе әйтүенчә, республика – фронтка ышанычлы терәк. Бездә оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләре оборона заказы күләмнәрен арттыралар. Республика БПЛА җитештерә һәм җыя, алар белән эшләү өчен операторларны укыта.
– Башкортстан фронтка, яңа төбәкләргә, Курск һәм Белгород өлкәләренә 139 колонна гуманитар конвой җибәрде. Медиклар, төзүчеләр, юл һәм коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре анда тыныч тормышны тергезергә ярдәм итә. Безнең хатын-кыз волонтер отрядлары составындагы “шәфкатьлелек туташлары” госпитальләрдәге хәрбиләрне карашырга ярдәм итә, – диде Радий Фәрит улы һәм барлык волонтёрларга рәхмәт җиткерде.
– Без махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына киләчәктә дә төбәк ярдәме күрсәтү чаралары исемлеген киңәйтәчәкбез. Алар әле 40тан артык. Быел гына да бу максатларга 10 млрд сумнан артык акча юнәлттек. Барлык төр дәвалау һәм реабилитация эшләрен дәвам итәчәкбез. Сугышчан хәрәкәтләр ветераннарын һөнәри яктан яңадан әзерләү һәм аларны киләчәктә эшкә урнаштыру белән актив шөгыльләнергә кирәк. Бу мәсьәләләрне комплекслы хәл итү өчен республикада МХО ветераннары ассоциациясен төзибез, – дип хәбәр итте төбәк җитәкчесе.
Хөкүмәт, милли проектлар
Радий Хәбиров республика Хөкүмәтенең яңа составы мәсьәләсенә кагылды.
– Шуны әйтәсем килә, төп состав саклана, чөнки иң катлаулы вакытта Хөкүмәт үзенең нәтиҗәлелеген исбатлады, – диде Башкортстан Башлыгы.
Мәгълүм булуынча, ил Президенты 2030 елга кадәр Русия үсешенең милли максатлары турында указ кабул итте. Барлык төп юнәлешләр буенча яңа милли проектлар булдырылды.
– Республика халкы исеменнән Владимир Владимировичка төбәкләргә игътибарлы булганы, кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән масштаблы проектларны гамәлгә ашыруы өчен рәхмәт белдерәсем килә. Президент Башкортстанга һәм аның халкына һәрвакыт тирән хөрмәт белән карый, – диде Радий Фәрит улы һәм бу юнәлештә эшлисе эшләрне билгеләде.
– Милли проектларның беренче пакетын гамәлгә ашыру кысаларында без 170тән артык социаль әһәмиятле объектны сафка керттек. Башкортстан монда иң яхшы нәтиҗәләр күрсәтүче лидер төбәкләрнең берсе дип танылды. Киләсе елдан республикага җибәрелә торган акчалар 11 милли проект составындагы 28 федераль проектны гамәлгә ашыруга тотылачак, – дип белдерде төбәк җитәкчесе һәм республика Башлыгы Хакимиятенә кешеләргә бу проектларның нинди файда китерәчәген аңлату эшен алып барырга кушты.
Икътисад
Бүгенге көндә нәкъ менә икътисади фронт – махсус хәрби операциянең уңышы, милли максатларга ирешү өчен иң мөһимнәрнең берсе, дип белдерде Радий Хәбиров.
– Безнең бурыч – 2030 елга тулаем төбәк продукты күләмен 4 трлн сумга җиткерү. Республика лаеклы рәвештә Милли инвестицион рейтингта лидерлар рәтенә керә. Агымдагы елның 9 аенда бездә инвестицияләр чирек күләмгә (24,7 процентка) артты. Мондый югары база булганда, киләсе елда күрсәткечләрнең кимүенә юл куярга ярамый, – диде төбәк җитәкчесе.
Республикада бизнес алып бару өчен уңайлы шартлар тудырылган, дәүләт ярдәме чараларын күрсәтү тәртибе гадиләштерелгән.
– Җир тик торырга түгел, ә ышанычлы инвесторларга, икътисадка, ахыр чиктә республикага нәтиҗәле эшләргә тиеш. 2030 елга инвестицияләр күләмен 1,25 трлн сумга җиткерү бурычын куям, – диде Радий Хәбиров. – Премьер-министрның һәр урынбасарыннан инвестицияләр җәлеп итү буенча системалы эш төзүләрен, анык тәкъдимнәр әзерләүләрен сорыйм.
Соңгы елларда Башкортстан алдынгы индустриаль үзәкләрнең берсе статусын ныгытты. Сәнәгать сәясәте нәтиҗәлелеге рейтингында без яңадан илдә иң яхшылары булдык. Агымдагы ел башыннан сәнәгать җитештерүе 4,3 процентка арткан. Эшкәртү тармаклары тагын да күбрәккә – 7,4 процентка күтәрелгән. Шул ук вакытта күп кенә предприятиеләр өчен ел гаять катлаулы булды. Санкцияләр, инфляция, югары төп ставка шартларында эшләргә туры килә. Шуңа карамастан, икътисад тармагын үстерү буенча зур бурычлар билгеләде Радий Хәбиров.
– Без индустриаль һәм технопаркларга зур ставка ясыйбыз. Сәнәгать кластерларын формалаштыруны дәвам итәбез. Алар инде 18, 200 предприятиене берләштерәләр. Тармак кооперациясе мөмкинлекләреннән максималь файдаланып, конкурентлыкка сәләтле сыйфатлы продукция җитештерә башларга кирәк. Предприятиеләрнең тышкы базарларга чыгуы –икътисади эшчәнлек алып баруның иң катлаулы формаларының берсе. Һәм без предприятиеләргә, бу дәрәҗәгә чыгарга курыкмасыннар өчен актив ярдәм итәргә тырышабыз. Бу катлаулы вакытта тышкы сәүдә әйләнеше үсеше хөкүмәт эшенә бәя бирүемнең иң мөһим күрсәткече булачак, – дип искәртте ул.
Авыл хуҗалыгы
– Башкортстан елдан-ел, алдынгы аграр төбәкләрнең берсе буларак, үз позицияләрен ныгыта. Кырыс һава шартларында, бернигә дә карамастан, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре мул уңыш җыялар. Рекордлар куялар. Быел 2,6 млн тонна шикәр чөгендере, 700 мең тоннадан артык майлы культуралар җыелды. Әйдәгез, чын күңелдән хезмәт геройлары булган аграрийларга рәхмәт әйтик! – диде Радий Хәбиров. – Терлекчелек турында да шуны ук әйтергә була. Башкортстан сөт җитештерү һәм эре мөгезле терлекләр саны буенча алда бара. Бездә кошчылыкны үстерү өчен потенциал бик зур. Без 2027 елга кадәр программаны эшләдек һәм бу юнәлешкә ярдәм итәчәкбез.
Безгә агросәнәгать комплексы өчен заманча кадрлар үстерергә, авыл белгечләренә яшәү, хезмәт, ял итү өчен лаеклы шартлар тудырырга кирәк, дип белдерде төбәк Башлыгы. Аның сүзләренчә, “Авыл территорияләрен комплекслы үстерү” федераль программасы ярдәмендә инфраструктура яхшыртыла, тораклар, социаль объектлар төзелә.
– “Таврос” компанияләр төркеме киләсе елда Чишмә районында үз хезмәткәрләре өчен тулы бер авыл, ягъни 100 шәхси торак йорт төзүгә керешәчәк. Бу – республиканың алдынгы предприятиеләре өчен яхшы үрнәк, – диде ул.
Агросәнәгать комплексын үстерүгә җитди акчалар салына, җитди ярдәм күрсәтелүгә карамастан, узган ел бездә авыл хуҗалыгы җитештерүе кимеде дигән борчылуын җиткерде Радий Фәрит улы.
– Быел да бераз артта калу бар: узган елга карата 94 процент. Эшкәртү сәнәгате 10 ай эчендә 136,5 процентка үскән. Ә тулаем күрсәткечләр икенче ел кими. Шуңа Авыл хуҗалыгы министрлыгына тармак белән идарә итүнең нәтиҗәлерәк ысулларына күчәргә, аның инвестицияләр җәлеп итүчәнлеген арттырырга, тышкы базарда активрак эшләргә кирәк. Сездән яңа нәтиҗәле карарлар көтәм, – дигән бурыч куйды ул.
Радий Хәбиров Юлламада эшкуарлар, төзелеш, транспорт, мәгариф, фән, медицина, спорт, туризм, экология – бер сүз белән әйткәндә, яшәешнең барлык тармакларына күзәтү ясап, киләчәккә эшләрне барлады.
– Финанс кыенлыкларга карамастан, республика үз өстенә алган барлык йөкләмәләрне үти, социаль өлкәне ныгытуга өлеш кертә, – диде төбәк җитәкчесе.
Уфаны төзекләндерү темасына аерым тукталды ул. Ничек кенә булмасын, башкала – ул республиканың йөзе, көзгесе дигән фикерен җиткерде төбәк Башлыгы.
Шул рәвешле, башкарылган эшләргә йомгак ясалды һәм, шулардан чыгып, киләсе елларга бурычлар билгеләнде. Республика парламенты комитетлары бер атна эчендә Юллама тезисларын законнар белән тәэмин итү буенча тәкъдимнәр әзерләргә тиеш. Алар 2025 елның язгы сессиясенә закон проекты эше планына керәчәк, дип белдерде Дәүләт Җыелышы Рәисе Константин Толкачев.