Сәясәт
12 декабрь 2024, 07:23

Төзелеш үсәчәк

   “Башкортстанда торак төзелеше күләмен 2030 елга 4 млн. квадратка кадәр җиткерергә тиешләр. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров БР Дәүләт Җыенына юллама белән чыгыш ясаганда шундый бурыч куйды.

Төзелеш үсәчәкТөзелеш үсәчәк
Төзелеш үсәчәк

   “Башкортстанда торак төзелеше күләмен 2030 елга 4 млн. квадратка кадәр җиткерергә тиешләр. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров БР Дәүләт Җыенына юллама белән чыгыш ясаганда шундый бурыч куйды.

   “Без, 3 млн. квадрат метр торак төзү кебек рекордлы планка алып, төзелеш күләме буенча әйдәүче ун төбәккә керәбез. 2030 елга бу күрсәткечне 4 миллионга җиткерергә тиешбез. Моның өчен төзелеш тармагына финанслауның альтернатив чыганакларын җәлеп итәргә, торак төзү тупланмалары республика программасы механизмын кулланырга тиешбез”,- диде төбәк җитәкчесе.

   Хәбиров әйтүенчә, төзүчеләр өчен төп ставканың үсүе, ташламалы ипотека күләменең кимүе һ.б. каршылыклар тудыра.

   Шул ук вакытта БР Башлыгы төзүчеләргә һәм социаль һәм инженер инфраструктурасы белән бәйле бизнеска ярдәм итәргә вәгъдә итте.

Фото: Башинформ.

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас