Республика фронтка ышанычлы терәк булды. Оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләре оборона заказы күләмнәрен арттыралар. Республика БПЛА җитештерә һәм җыя, алар белән эшләү өчен операторларны укыта. Бу хакта бүген республика Башлыгы Радий Хәбиров еллык Юлламасы белән чыгыш ясаганда әйтеп үтте.
“Башкортстан фронтка, яңа төбәкләргә, Курск һәм Белгород өлкәләренә 139 колонна гуманитар конвой җибәрде. Медиклар, төзүчеләр, юл һәм коммуналь хезмәткәрләре анда тыныч тормышны тергезергә ярдәм итә. Безнең хатын-кызлар волонтер отрядлары составындагы “шәфкатьлелек туташлары” хәрбиләрне госпитальләрдәге хәрбиләрне карашырга ярдәм итә.
Медик хатын-кызларның беренче отряды составында Бишбүләк районы хакимияте башлыгының урынбасары Эллина Заһит кызы Суфьянова да бар иде”, – дип белдерде Радий Фәрит улы һәм барлык волонтёрларга аларның эше өчен рәхмәтләрен җиткерде.
Чыганак: bashinform.ru