Сәясәт
12 декабрь 2024, 05:28

Радий Хәбиров: Безне сынауларның ныклыгына тикшерәләр

Радий Хәбиров Корылтайга Юллама белән мөрәҗәгать итә.

https://www.bashinform.ruhttps://www.bashinform.ru
https://www.bashinform.ru

Бүген, 12 декабрьдә, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республика Дәүләт Җыелышы – Корылтайга еллык Юллама белән мөрәҗәгать итә.

Билгеле булуынча, Юллама алдагы елга икътисад, социаль өлкә һәм тулаем төбәк үсеше юнәлешен билгели, ул җәмгыять сорауларына җавап булып тора.

“Республика Конституциясе нигезендә Сезгә еллык Юллама белән мөрәҗәгать итәм, – диде ул депутатларга. – Сезне Русия Конституциясе көне – Ватанның яңа тарихында тирән үзгәрешләр билгеләгән төп документ белән котлыйм”.

Радий Хәбиров әйтүенчә, үзенең 2024 елгы Юлламасында ул узып баручы елга йомгак ясап кына калмыйча, “масштаблы бурычларны хәл итүне дәвам итү” өчен эшнең өстенлекләрен дә билгеләячәк.

– Безгә авыр, язмышны хәл итә торган вакытта яшәргә туры килде. Безне сынауларның һәм тыштан һөҗүмнәрнең ныклыгына тикшерәләр. Безне эчтән таркатырга тырышалар. Без бердәмлек белән җавап бирәбез. Лидерыбыз Владимир Путин җитәкчелегендә без икътисадны мобилизациялибез, сәнәгать һәм оборона потенциалын ныгытабыз, җәмгыятьне җиңүгә өндибез, – диде Радий Хәбиров чыгышы башында.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас