Бүген, 12 декабрьдә, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республика Дәүләт Җыелышы – Корылтайга еллык Юллама белән мөрәҗәгать итә.
Радий Хәбиров республика Хөкүмәтенең яңа составы буенча тәкъдимнәре турында хәбәр итте.
– Шуны әйтәсем килә, төп состав саклана, чөнки иң катлаулы вакытта Хөкүмәт үзенең нәтиҗәлелеген исбатлады, – диде Башкортстан Башлыгы.
Исегезгә төшерәбез: Радий Хәбиров Дәүләт Җыелышына Андрей Назаровны БР Хөкүмәте премьер-министры итеп билгеләү турындагы хат юллаган иде. Икенче мөрәҗәгать белән ул вице-премьерларны килештерүне сорады: Хөкүмәт Рәисенең беренче урынбасарлары вазифасына Рөстәм Моратов һәм Урал Кильсенбаев кандидатуралары тәкъдим ителде, урынбасарлар итеп Азамат Абдрахманов, Рөстәм Газизов, Ирек Сәгыйтов, Наталья Полянская, Александр Шельдяев һәм Илшат Фазрахманов тәкъдим ителде.