Сәясәт
12 декабрь 2024, 07:36

Гомер озынлыгы буенча рекорд куйганбыз

   Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров БР Дәүләт Җыенына юллама белән чыгыш ясаганда сәламәтлек саклау юнәлешен үстерүдә иң зур казанышны атады.

Гомер озынлыгы буенча рекорд куйганбызГомер озынлыгы буенча рекорд куйганбыз
Гомер озынлыгы буенча рекорд куйганбыз

   Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров БР Дәүләт Җыенына юллама белән чыгыш ясаганда сәламәтлек саклау юнәлешен үстерүдә иң зур казанышны атады.

   Республикада көтелгән гомер озынлыгының рекордлы үсеше теркәлгән – 73,13 яшькә кадәр. Шул ук вакытта балалар үлеме һәм төп сәбәпләрдән үлем очраклары күрсәткече түбәнәйгән.

   Сәламәтлек саклау казанышлары турында сөйләгәндә Башкортстан Башлыгы шулай ук Уфада Республика балалар клиник дәваханәсендә балалар гематологиясе һәм онкологиясе үзәге ачылуы һәм 66 медицина оешмаларының ремонтлануы хакында да әйтте.

   2025 елда тагын да 6 поликлиника, Республика кардиоүзәгендә һәм Учалы шәһәр дәваханәсендә яңа хирургия корпуслары ачылачак.

Фото: Башинформ.

 

  

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас