Сәясәт
12 декабрь 2024, 08:47

Гаиләләргә уңайлы тормыш өчен

Башкортстанда коммуналь инфраструктура белән 100000нән артык гаиләне тәэмин итәчәкләр. Бу хакта Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров БР Дәүләт Җыенына юллама белән чыгыш ясаганда  сөйләде.

Гаиләләргә уңайлы тормыш өченГаиләләргә уңайлы тормыш өчен
Гаиләләргә уңайлы тормыш өчен

Башкортстанда коммуналь инфраструктура белән 100000нән артык гаиләне тәэмин итәчәкләр. Бу хакта Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров БР Дәүләт Җыенына юллама белән чыгыш ясаганда  сөйләде.

   Ике ел эчендә Башкортстанда 9,2 миллион квадрат метр торакны коммуналь инфраструктура белән  тәэмин итәчәкләр, аннан шул торакларга 100000 гаилә күченәчәк.

   “Федераль хөкүмәт ярдәме белән Агыйдел аръягында барган торак төзелеше мәсьәләләрен хәл итәбез. “ДОМ.РФ” облигацияләре кулланып, 2 ел эчендә 9,2 млн.квадрат метр торакны коммуналь инфраструктура белән  тәэмин итү бурычы тора, анда 100 мең гаилә яши алачак”,- дип аңлатты төбәк Башлыгы.

   Ул шулай ук: “Газпром” белән берлектә газ кертү һәм йортларга газ кертеп бетерү эше дәвам итә, шул исәптән, бакчачылык ширкәтләренә дә,- дип билгеләде.

ЙФото: Башинформ.

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас