Аларга мондый мохиткә яраклашып китү җиңелдер.
3 декабрьдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров БСТ, “Россия 24”, “Башкортостан 24”, “Вся Уфа”, “Сәләм”, UTV телеканалларының һәм “Юлдаш” радиостанциясенең туры эфирында республика халкы, журналистлар һәм җәмәгать эшлеклеләренең актуаль сорауларына җавап бирде. Алар арасында республикага килгән мирантлар турында да сорау яңгырады. Төбәк җитәкчесе аңа җентекле җавап бирде.
– Мигрантлар мәсьәләсе бездә башка төбәкләрдәге кебек кискен тормый. “Мигрант” сүзе үзе үк ниндидер тискәре төсмер алды, гәрчә чынлыкта кешеләр безнең төбәккә акча эшләргә килгән булса да. Бөтен дөнья шулай яши, һәм бу – нормаль күренеш. Бу хезмәт ресурсларын бүләргә мөмкинлек бирә.
Мигрантлар республикага кирәк. Безнең икътисад әлегә алардан башка тулысынча эшли алмый, шул исәптән төзелеш өлкәсендә дә.
“Радий Фәрит улының мирацион сәясәт буенча фикерләре белән тулысынча килешәм, – диде Башкортстан Халыклар дуслыгы йорты директоры Эльмира Саматова “Өмет” гәзите өчен махсус интервьюда. – Башкортстан – бик бай төбәк, ул – күпмилләтле республика. Бу яклап Русия төбәкләре арасында, Дагстан республикасыннан кала, без икенче урында. Безнең Башкортстанда гади, эчкерсез, кунакчыл халык яши. Шуның өчен дә чит илдән килгән кешеләр безнең төбәкне ярата.
Безгә мигрантлар төрле сәбәпләр буенча килә: кемдер эшкә урнашу өчен, кемдер безнең климатны яратып, яшәр өчен килә.
Бездә, кем килсә дә, тәгаен Халыклар дуслыгы йортын алганда, һәрвакыт якыннан аралашу бара. Шәхси очрашулар, “түгәрәк өстәл”ләр, профилактика эшләре алып барыла. Лидерлар, яшьләр белән очрашулар уза. Һәр милләтнең мәдәниятен, телен, йола-гадәтләрен саклау, безнең җирлектә аны үстерү, башкаларны аның белән таныштыру эшләре матур оештырыла. Безнең барлык чаралар да халыкларны дуслаштыру, берләштерүгә, туган телләрне халыкларны саклап алуга юнәлтелгән. Шушы милли бәйрәмнәр аркылы халыклар дуслыгын ныгытабыз. Барлык чарарлар датөрле милләтләрне берләштерүгә, үзара яхшы мөнәсәбәтләрне, дуслыкны ныгытуга багышлана.
Һәр халыкның милли бәйрәмнәрен уздырабыз. Таҗик, үзбәк һәм башка халыкларның милли бәйрәмнәрен уздырабыз. Аларның әдәбияты, милли мәдәнияте белән башка халыкларны да таныштырабыз. Аларның уңышларын, иҗатын, йола-гадәтләрен күрсәтәбез. Үзара матур элемтәләр үсә, бер-беребезнең мәдәнияте, рухияте баетыла.
Бездә дүрт дистәгә якын иҗтимагый оешма бар. Төрле милләт вәкилләре дус һәм тату булып, бер-беребезне хөрмәт итеп, бергә эшлибез. Безгә килгән һәр милләт вәкиле үзенең якташларын берләштерүче оешма җитәкчесенә мөрәҗәгать итә ала. Нинди сорау туса да, ул ялгызы калмый, киңәләшер кешеләр бар.
Без читтән килгән кешеләр өчен буклетлар бастырабыз. Алар – безгә килгән чит ил кешесенә бик зур ярдәмче. Алар буенча һәркайсысы актуаль мәсьәлә белән кая мөрәҗәгать итәргә белеп тора: миграция хезмәтеме ул, дәвалану учреждениеләреме, һәм башкалар.
Без урыс телен өйрәнү буенча бушлай курсларга җыярга тырышабыз. Аларны үзебезнең мәдәниятебез белән таныштырабыз. Бу дуслык, берләшү эше безнең Башкортстанда да, зур илебез буенча да алып барыла. Бу – безнең зур, күпмилләтле илебезнең матур традицияләренең берсе.
Аларга мондый мохиткә яраклашып китү җиңелдер дип уйлыйм. Чөнки алар һәрвакыт үзләренең диаспора җитәкчеләре белән элемтәдә, иҗтимагый оешмалары эшенә актив кушылып, берләшеп, бер-беренең ярдәмен тоеп, кунакчыл Башкортстанда эшли һәм яши.
Фото: kino-teatr.ru, ufimnivy.ru