Сәясәт
9 декабрь 2024, 10:42

V Бөтенрусия коррупциягә каршы диктантка кушылдылар

1 декабрьдән 15 декабрьгә кадәр V Бөтенрусия коррупциягә каршы диктант уза. Башкортстан ел саен федераль интерактив белем бирү проектында актив катнаша. Быел гадәттәгечә республиканың идарә үзәгендә коррупциягә каршы көрәш өлкәсендә үз белемнәрен дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр, территориаль һәм федераль органнар хезмәткәрләре, студентлар һәм югары уку йортларының профессор-укытучылар составы тикшерде.

Чара Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган һәм ул башлык хакимияте, БР хөкүмәте, БР Прокуратурасы һәм БР буенча РФ Тикшерү комитеты ярдәмендә узды.

БР Башлыгының коррупциягә каршы көрәш идарәсе башлыгы Виктор Бутыркин үзенең сәламләү сүзендә диктант коррупциягә каршы законнар өлкәсендә белемнәрен тикшерергә һәм арттырырга мөмкинлек бирә, бу күренешкә тискәре мөнәсәбәт формалаштыра һәм гражданнарны коррупциягә каршы көрәштә актив катнашырга этәрә, дип ассызыклады.

- Коррупциягә каршы диктантта катнашучылар саны елдан-ел арта бара, былтыр республика катнашучылар саны буенча РФ төбәкләре арасында 3нче урынны алды. Диктант язучылар даирәсе киңәя, быел федераль дәүләт хезмәткәрләре, хокук саклау органнары һәм республика югары уку йортлары катнаша. Ришвәтечелек өлкәсендә профилактик чаралар күрелүгә карамастан, без кайвакыт хокук бозулар очраклары белән очрашабыз. Еш кына вазифа биләгән  кешеләр хокук бозуларны коррупциягә каршы законнарны тиешле дәрәҗәдә белмәү белән аңлата. Әлеге диктант үз белемнәреңне тикшерергә һәм арттырырга, җитешсезлекләрне төзәтергә мөмкинлек бирә, – диде Виктор Бутыркин. 

БР хөкүмәте Аппараты җитәкчесенең беренче урынбасары Марина Долич диктантның коррупциягә каршы эшчәнлекнең актуальлегенә игътибарны җәлеп итүгә юнәлдерелгәнлеген билгеләп үтте һәм БР хөкүмәтенең хокук булдыру эшчәнлеге өлкәсендә коррупциягә каршы торуның аерым мәсьәләләренә тукталды.

Диктантта катнашыр өчен сылтама буенча узарга һәм "Приступить к диктанту" төймәсенә басарга кирәк. 

Чыганак: pravitelstvorb.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас