Радий Хәбиров Башкортстан Башлыгы белән туры линия барышында мәктәптә балаларны тукландыруга кагылышлы сорауларга да җавап бирде.
Халыкара туклану институтына нигез салучы Регина Доктор Радий Хәбировка киләчәктә мәктәп туклануы өлкәсе ничек үсешәчәк, дигән сорау бирде һәм республиканың мәгариф учреждениеләренә бу темага багышланган иганәчелек мәгариф проектын кертергә тәкъдим итте.
“Мәктәп туклануы – ул милләтнең сәламәтлеге һәм бик тә мөһим,- диде Радий Хәбиров.- Без моның белән бик җитди шөгыльләнәбез: кайнар ризык, ризыкларның сыйфатлы булуы мөһим. Ләкин балалар еш кына мәктәптә ашамый. Беләсезме, ни өчен? Чөнки алар кыздырылган бәрәңгегә һ.б. файдалы булмаган ризыкларга күнеккән. Ә ашханәләрдә без мондый ризыкларны бирә алмыйбыз. Чөнки анда барсы да балансланган, ГОСТлар һәм медицина стандартларына яраклаштырылган. Әгәр сез проект тәкъдим итәсез икән, без аны караячакбыз һәм куллануга кертәчәкбез. Әлбәттә, барсы да нормаларга туры килсен өчен башта Роспотребнадзор һәм Минздрав аша үткәреп”.
Эксперт фикере
Блогер Регина Доктор әйтүенчә, ул тәкъдим итәчәк балалар туклануы буенча мәгариф проекты ата-аналарны, педагогларны һәм үсмерләрне сәламәт һәм дөрес балалар туклануына өйрәтә. Проект балалар арасында симерү бәласен һәм икенче типтагы диабетны киметүгә юнәлдерелгән һәм әзер меню һәм дөрес туклану тәртибен тәкъдим итә.
“Радий Фәрит улы проектка карата кызыксыну күрсәтте һәм аның балаларны гаиләдә һәм мәгариф учреждениеләрендә дөрес туклануга өйрәтүдә мөһимлеген билгеләде”,- диде Доктор.
Фото: Башинформ.