Сәясәт
9 декабрь 2024, 09:15

Кампус кайчан әзер булыр?

Башкортстан Башлыгы белән туры линия барышында Радий Хәбиров уфалыларның блиц-сораштыруларына җавап бирде.  

Кампус кайчан әзер булыр?Кампус кайчан әзер булыр?
Кампус кайчан әзер булыр?

   Башкортстан Башлыгы белән туры линия барышында Радий Хәбиров уфалыларның блиц-сораштыруларына җавап бирде.

   Мәсәлән, Төмәннән безгә укырга килгән студент кыз аларга укырга урынны студентлар кампусында бирүләре, “анда барсы да бик яхшы” булуы турында әйтте һәм кампусның кайчан төзелеп бетәчәге хакында сорады.

   “Мөгаен, студент без төзергә тиеш булган җиде башня хакында сорыйдыр. Әле Мәскәүдә экспертиза буенча дәүләт комитетында соңгы мәсьәләләрне хәл итәбез. Җиде башня – ул студентларны урнаштыру өчен 4,5 мең урын. Һәм архитектура күзлегеннән караганда да, бик матур объект. Без аны 2026 елда төзеп бетерәчәкбез, соңга калмыйча”,- диде Радий Хәбиров.

Эксперт фикере

   Фәнни-мәгариф үзәге җитәкчесе Наталья Латыпова:

   “Республика җитәкчелеге һәм шәхсән Радий Фәрит улының системалы рәвештә ярдәм күрсәтүе аркасында безнең балаларны әзерләү буенча уңышлы эшли торган система булдырылган: профильле сыйныфлардан алып, университетларда инновацион университетлар алды мәктәпләренә кадәр.

    Әле төзелеп килгән ВУЗара студентлар кампусы укучылар, студентлар, шулай ук барлык Русия һәм чит илләр предприятиеләре өчен тарту ноктасы булып тора һәм торачак,- дигән фикердәмен.

   Кампуста республиканың бар ирешелгән фәнни уңышлары спектрын күрергә мөмкин. Шулай ук БДМУ, УФТУ, УДНТУ лабораторияләрен, Евразия Фәнни-мәгариф үзәгенең индустриаль лабораторияләрен, республикада инде тормышка ашырылган  фәннең киләчәген һәм югары белемнең киләчәген күрергә мөмкин.

Фото: Башинформ.

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас