Башкаланың Көрәш сарае янында төзелеп килгән мәктәпнең ачылуын бик күп балалар һәм әти-әниләр көтә.
Башкортстан Башлыгы белән туры линия барышында Радий Хәбировка бу уңайдан сорау бирелгәч, Башкортстан Башлыгы болай дип җавап бирде:
“Мәктәпне кулланышка без киләсе елда тапшырачакбыз. Аның әзерлек дәрәҗәсе чагыштырмача югары. 1225 урынга исәпләнгән мәктәп бик тә яхшы уку йорты булачак, анда сыйфатлы төзелеш эшләре бара”.
Эксперт фикере:
БР Президенты каршындагы Дәүләт хезмәте һәм идарәсе Башкортстан академиясе ректоры, БР Җәмәгать палатасы рәисе Данияр Мәвлияр улы Абдрахманов:
“Республика властьләре төбәктә яңа мәктәпләр һәм балалар бакчаларын сафка кертүгә зур игътибар бүлә. Башкортстан Башлыгы туры линия барышында Көрәш сарае районында 1225 балага исәпләнгән мәктәпнең 2025 елда ачылачагын хәбәр итте. Биредә яшь гаиләләр күп яши, шуңа да яңа мәктәп эшли башлау якындагы белем бирү оешмаларына булган көчергәнешне дә киметер дип уйлыйм.
БР Җәмәгать палатасының эш кысаларында без мәктәпләрнең республика халкын иң дулкынландырган проблемаларның берсе булуын ачык күрәбез.
Фото: Башинформ.