Барлык яңалыклар
Сәясәт
8 декабрь , 12:36

Яңа мәктәп 1 сентябрьдә ачылачак

Уфаның Затон микрорайонында яңа мәктәпне 2025 елның 1нче сентябренә ачу планлаштырыла. Бу хакта Радий Хәбиров Башкортстан Башлыгы белән туры линия барышында белдерде.

Яңа мәктәп 1 сентябрьдә ачылачак
Яңа мәктәп 1 сентябрьдә ачылачак

Уфаның Затон микрорайонында яңа мәктәпне 2025 елның 1нче сентябренә ачу планлаштырыла. Бу хакта Радий Хәбиров Башкортстан Башлыгы белән туры линия барышында белдерде.

   “Анда зур гына төзелеш бара һәм Затонда бик күп яшь гаиләләр яши. Әлеге көнгә мәктәпнең әзерлек дәрәҗәсе 96 процент тәшкил итә, нибары 4 процент чамасы төзелеш эшләре калган.

   Бу мәктәп 1,5 мең балага исәпләнгән һәм бик зур. Ул концессия буенча төзелә, намуссыз концессионерлар аркасында төзелеш барышында кайсыбер катлаулы хәлләр килеп туды. Без анда инде җылылык үткәрдек һәм 1 сентябрьгә куллануга тапшырырга планлаштырабыз”,- диде Радий Хәбиров.

   Эксперт фикере:

   БР Президенты каршындагы Дәүләт хезмәте һәм идарәсе Башкортстан академиясе ректоры, БР Җәмәгать палатасы рәисе Данияр Мәвлияр улы Абдрахманов:

   Башкорстан Башлыгы Радий Хәбиров туры линия вакытында “Новалэнд” микрорайонындагы мәктәп төзелеше белән булган катлаулы хәлне әйтеп узды. Ләкин, күрсәтелгән проблемаларга карамый, мәктәпне бүген инде төзелеп беткән, дияргә мөмкин. Радий Хәбиров мактәпне 2025 елның 1 сентябренә кулланышка кертү планы барлыгын хәбәр итте.

   Шуны билгеләп узасым килә: Уфа һәм шәһәр читләре актив рәвештә төзелә, яңадан-яңа микрорайоннар барлыкка килә, шуңа да мәгариф оешмаларын арттыру бүген иң көнүзәк мәсьәләләрнең берсе булып тора. Затон бистәсендәге яңа мәктәпне сафка кертү бу өлкәдә хәлләрне яхшы якка үзгәртүгә ярдәм итәчәк.

Фото: Башинформ.

 

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: