Барлык яңалыклар
Сәясәт
8 декабрь , 12:25

Бердәнбер мари гимназиясен 2026 елда ремонтлаячаклар

Башкортстан Башлыгы белән туры линия барышында Радий Хәбиров Мишкә районының Чурай гимназиясен  ремонтлау турында хәбәр итте.

Бердәнбер мари мәктәбен 2026 елда ремонтлаячаклар
Бердәнбер мари мәктәбен 2026 елда ремонтлаячаклар

Башкортстан Башлыгы белән туры линия барышында Радий Хәбиров Мишкә районының Чурай гимназиясен  ремонтлау турында хәбәр итте.

   Туры бәйләнеш вакытында авыл укытучылары Башкортстан Башлыгына яңа кайтарылган автобус өчен рәхмәт әйтте һәм мәктәпләренең капиталь ремонтка мохтаҗлыгын бәян итте.

   Әлеге сорауга БР мәгариф һәм фән министры вазифасын башкаручы Илдар Маүлетбердин җавап бирде һәм Чурай авылы гимназиясенең 2026 елга мәгариф учреждениеләрен модернизацияләү буенча федераль программага кертелүен хәбәр итте.

   Радий Хәбиров, үз чиратында, Мишкәдә полилингваль гимназия ачу турында карар кабул иткән вакытта, үзен биредә мари телен өйрәтү өчен укытучылар булырмы икән, дигән сорау борчуы хакында әйтте.

   “Сезгә карап, аңлыйм, миңа куркырга кирәкми”,- диде Радий Хәбиров һәм укытучыларга туган телләрне саклау буенча эш алып барулары өчен рәхмәт әйтте.

  Эксперт фикере:

   БДМУ ректоры, Русия фәннәр академиясе академигы, профессор Валентин Николаевич Павлов.

   Без Уфаның һәм Башкортстанның нинди үсештә булуын күрәбез. Туры линия вакытында БР Башлыгы Радий Хәбиров шәһәр поликлиникаларын үстерү буенча программа эшли башлавы хакында хәбәр итте. Шушы ук темага төбәктә мәктәпләр төзү буенча да сораулар бирелде.

   Югары уку йортлары берләшмәләре замана таләпләренә җавап бирүче үсешкән мәктәпләр булдыруга зур кызыксыну күрсәтә. Чөнки бу безнең өчен, тәү чиратта, профильле – медицина, инженер, фәнни – сыйныфлар булдыру мөмкинлеге.

   Төбәктә яңадан-яңа мәктәпләр барлыкка килү – бу заман чакыруына, дөнья дәрәҗәсендәге Кампус проектына җавап бирү. Һәм, әлбәттә, бу безнең республика үсеше стратегиясенә җавап бирә.

   Башкортстан Башлыгы милли мәктәпләрне үстерүгә зур игътибар бирә. Мари гимназиясен модернизацияләү – ул Республикада полилингваль мохиттә  төрле милләт телләрне белүне үстерүдә уникаль тәҗрибә. 2026 елда мари гимназиясендә ремонт эшләнәчәк. Бу Башкортстанда төрле милләт балалары фин-угыр төркеме телләрен өйрәнә алсыннар өчен эшләнә.

   

Эксперт фикере:

   БР Президенты каршындагы Дәүләт хезмәте һәм идарәсе Башкортстан академиясе ректоры, БР Җәмәгать палатасы рәисе Данияр Мәвлияр улы Абдрахманов:

   Башкортстан – күпмилләтле республика һәм төбәк җитәкчелеге бездә яшәүче барлык этносларга ярдәм итү буенча чаралар күрүгә зур игътибар бүлә. Мишкә районының Чурай авылында эшләп килгән һәм Русиядә бердәнбер булган мари гимназиясенә ремонт ясалачагы – үзе зур вакыйга.

   Башкортстан Башлыгы белән туры линия барышында Радий Хәбиров Мишкә районында мари теле укытучыларының барлыгына шатлануы хакында әйтте һәм, димәк, мари телен саклау буенча эш алып барылачак, дип ышаныч белдерде.

 

Фото: Башинформ.

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: