Барлык яңалыклар
Сәясәт
7 декабрь , 12:39

Эксперт: Радий Хәбиров үз эшчәнлеген объектив бәяли

Сәясәт белгече Александр Кобыскан Башкортстан Башлыгы үткәргән туры элемтәдән соң үз фикере белән бүлеште. 

https://vk.com/sunshine1989
https://vk.com/sunshine1989

Бу атнада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “Туры элемтә” үткәрде. Көнкүреш проблемаларыннан тыш, түрәләрнең эшчәнлеге дә “иләк аша” үткәрелде дияргә мөмкин. Радий Хәбиров бер сорауны да җавапсыз калдырмады.

Мәсәлән, шәһәр һәм район башлыкларын сайлаганда нәрсәгә өстенлек бирелә дигән сорауга ул болай дип җавап бирде:

– Башлык яхшы эшләгән җирдә эшләр дә бара. Башлыкларны сайлаганда иң мөһиме – шәхси һәм профессиональ сыйфатлар. Мин тәү чиратта беренчесен – кешенең яхшы булуын бәялим. Чөнки профессиональ усал кеше ул күп нәрсәгә ирешә ала, әмма артыгын да кыланырга мөмкин. Әмма яхшы күңелле, ләкин мәгънәсез кешедән дә әллә ни көтеп булмый. Башлыклар буенча без бик җитди эш алып бардык, элекке составтан 12гә якын кеше калды. Хатын-кыз башлыклар барлыкка килде. Алар ир-атларга караганда җаваплырак.

Радий Хәбиров сүзләренчә, башлыкның эше физик яктан авыр һәм гадәттә ир-ат эше дип саналса да, хатын-кызлар еш кына зур җаваплылык күрсәтә. Ә бу вазифада профессиональ һәм намуслы булу мөһим, ә иң мөһиме – башлыклар үз районнары файдасына актив эшләргә тиеш дигән фикердә төбәк җитәкчесе.

Әйткәндәй, әгәр элек башлыкларның уртача яше 53 булса, хәзер ул – 45-46 яшь тирәсе.

Ә менә үзене эшчәнлегенә карата бәя бирү дөрес түгел дип исәпли Радий Фәрит улы, бу – кешеләрнең бурычы дип саный ул. Әмма эчтән үзеңне бәяләү булырга тиеш, ди. “Үзеңне үзең бәяләгәндә тагын эчке бәя бар. Мин үз-үземә әйтәм: “Әйе, менә монысын мин эшләдем, ә монысын юк”, – дим.

– Кешеләрнең проблемалары күп. Әгәр син нәрсәдер вәгъдә иткәнсең икән – моны һичшиксез үтәргә кирәк. Мин җиде ел эшлим һәм күп йөкләмәләр бирдем, кайберләре буенча бүгенге хәл аркасында берничә ел тоткарлык бар, әмма без бер сорауны да алып ташламыйбыз һәм барысын да эшләячәкбез, – диде төбәк җитәкчесе.

Әйтергә кирәк: аның җитәкче булып эшләү чоры коронавирус пандемиясе һәм башка чакырулар таләп иткән катлаулы вакытка туры килде. Радий Хәбиров һәр чорның үз сынаулары һәм кызыклы вакыйгалары бар, ди. Һәм республика Башлыгы халыкка сабырлыклары һәм авырлыкларны лаеклы хәл итә алулары өчен рәхмәт белдерде.

– Мин республика халкына сабырлыклары өчен рәхмәтлемен, алар бу вакыйгаларга түзә, өстәвенә, аларны лаеклы үтә, – диде ул.

Башкортстан Фәннәр академиясе Стратегик тикшеренүләр институтының Социомәдәни анализ үзәге өлкән фәнни хезмәткәре Александр Степанович Кобыскан республика Башлыгы Радий Хәбиров үз эшчәнлеген объектив бәяли, ди.

– Радий Хәбиров үз эшчәнлеген объектив бәяли. Чөнки ул башкарган эшләр – бу елларда тормышка ашырылган бик зур проектлар исемлегендә. Алар барысы да озак елларга каралаган, шуңа аларны дәвам итәргә һәм төгәлләргә кирәк. Шуңа да төбәк җитәкчесе үз эшенә бәяне шушы вакыт аралыгына таянып бирә. Алда әле бик күп дәүләт программаларын тормышка ашырасы бар, – ди эксперт.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: