Бу атнада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “Туры элемтә” үткәрде. Мәгълүм булуынча, ел буена республикада илкүләм, халыкара дәрәҗәдә күп чаралар үтте. Шуларның берсенә, атап әйткәндә, “Русия – спорт державасы” форумына ил Президенты Владимир Путин үзе килде. Шул уңайдан бирелгән сорауга Радий Хәбиров:
– Президентнның килүе – зур җаваплылык, – диде. – Без аның белән күп нәрсәләр турында сөйләшергә өлгердек. Мин республика махсус хәрби операциягә ярдәм рельсларында тора дип хәбәр иттем. Безнең подразделениеләр турында сөйләдем. Владимир Владимирович анда барган хәлләрнең географиясен яхшы белә. Егетләргә ярдәм итәргә, моның өчен бар көчне салырга кирәк дигән үтенечен әйтте ул. Республика – Русиянең терәк төбәге. Дәүләт башлыгы белән шәхси аралашу барышында төбәкнең икътисади үсеше, агросәнәгать комплексы, социаль өлкә һәм башка тармаклар турында фикер алыштык. Авыл хуҗалыгына кагылышлы кисәтүләр алдым. Узган елны без җиңел генә тәмамламадык. Ә быел яңгырлар аркасында басулар сазлыкка әйләнде. Хәзер без күрсәткечләрне тигезлибез. Ашыгыч медицина ярдәме кадрлары белән тәэмин итү бурычын да үтәргә килештек. Ә, гомумән, Президент республика халкына һәм Башкортстанга тирән хөрмәт белән карый, моны күрергә һәм ишетергә кирәк.
Әйтергә кирәк: республика җитәкчелеге Президенттан үз казанышлары турында уңай бәяләмәләр алды, бу аның төбәк халкына карата ихтирамлы мөнәсәбәтен ассызыклый. Быел Владимир Путин Башкортстанның уңышларын дүрт тапкыр ачыктан-ачык билгеләде, бу республиканың ил өчен әһәмиятен күрсәтә, диләр экспертлар.
Билгеле булуынча, быел республика Башлыгы сайлауларыннан соң, закон таләпләренә ярашлы, хөкүмәт отставкага киткән иде. Инде ике айдан артык вакыт үтте, ә министрлар кабинеты һаман “вакытлыча башкаручы” вазифасында эшли. Бу хәлгә карата Радий Фәрит улы болай диде:
– Безнең хөкүмәтнең эшчәнлеге белән ризамын, куелган барлык бурычлар да үтәлә. Хөкүмәтнең яңа составын тиздән раслыйбыз. Вакытын билгеләмим, ләкин якын арада эшләнәчәк. Башкарган эшләре өчен Андрей Геннадьевичка рәхмәтлемен. Ул эшләвен дәвам итәчәк, дип килештек. Минем уйлавымча, аның энергиясе дә, теләге дә, һәм иң мөһиме – тупланган тәҗрибәсе бар. Ә министрлар профильле ведомстволарда килешүләр уза, аларның составында зур үзгәрешләр булмаячак, – диде төбәк җитәкчесе.
Аның әйтүенчә, республика үсеше өчен өстенлекләрне һәм ресурсларны билгеләүгә юнәлдерелгән аналитик эшчәнлек башлык эшенең мөһим өлеше булып тора. һәм монда хөкүмәт белән тыгыз эшчәнлек алып барыла.
Эксперт фикере
Сәясәтче, фәлсәфә фәннәре кандидаты, Башкортстанның Иҗтимагый палатасы эксперты Сергей Николаевич Семенов әйтүенчә, бу сөйләшүдә Башкортстанның Русиянең терәк төбәкләренең берсе булуын күрдек.
– Радий Хәбировның туры линиясе хакимиятнең һәм гражданнарның бу аралашу формасына җәмәгатьчелекнең зур кызыксынуын күрсәтте, бу республика җитәкчесенә һәм аның эшчәнлегенә ышанычның югары дәрәҗәдә булуын күрсәтә. Шул ук вакытта сораулар һәм җаваплар проблемаларның иң киң спектрын колачлады. Республика башлыгының җаваплары төгәл һәм гадел булуын аерым билгеләп үтәм. Бу чынлап сөйләшү иде, анда реаль кыенлыклар да, әлегә хәл ителмәгән мәсьәләләр дә яшерелмәде. Әмма, гомумән алганда, без Башкортстанның, күп кенә катлаулы проблемаларны хәл итеп, хәзерге катлаулы тарихи чорда Русиянең терәк төбәкләренең берсе булуын, уңышлы үсүен һәм алга баруын күрдек, – диде сәясәт белгече.