Сәясәт
3 декабрь 2024, 15:10

"Мин бернинди бәя дә көтмим”

Башкортстан Башлыгы белән туры элемтә барышында Радий Хәбиров үзенең биш еллык эшчәнлеген бәяләүгә кагылышлы сорауга җавап бирде.

"Мин бернинди бәя дә көтмим”"Мин бернинди бәя дә көтмим”
"Мин бернинди бәя дә көтмим”

Башкортстан Башлыгы белән туры элемтә барышында Радий Хәбиров үзенең биш еллык эшчәнлеген бәяләүгә кагылышлы сорауга җавап бирде.

"Мин үземне ничек бәяли алам? Мөгаен, кешеләр бәяләр. Беләсезме, мин бернинди бәя дә көтмим. Башлык сыйфатында үз эшемне башкарам, кайдадыр үземне битәрләп тә алам. Үзеңне үзең бәяләгәндә эчке бәя дә бар бит әле. Мин үз-үземә әйтәм: "Әйе, менә монысын мин эшләдем, ә монысын юк”, - диде республика Башлыгы.

Республика үсешенә килгәндә, төбәк Башлыгының эше бик катлаулы чорга туры килде. "Ковид та булды, махсус хәрби операция дә, вакыт һәрвакыт үз бурычларын куя.Безгә цунамины кичерәсе генә калды, ләкин ул безгә килеп  җитмәс дип өметләнәм. Без катлаулы, әмма кызыклы үсеш елларын, ниндидер казанышлар кичерәбез. Һәр чор кызыклы. Ир-ат ниндидер катлаулы хәлләрне җиңеп чыгу өчен туган, шуңа күрә бу кызыклы эш", - дип билгеләде төбәк җитәкчесе.

Радий Хәбиров республика халкына сабырлыклары өчен рәхмәт белдерде.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас