Бу хакта Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән оператив утырыш вакытында бу илнең Русия Федерациясендәге илчелегенең Уфа бүлеге җитәкчесе Артур Карпович хәбәр итте.
Белоруссиянең Чит илләр буенча министрлыгы Илчелекнең бу тәкъдимен кабул иткән инде.
Артур Карпович шулай ук Илчелек бүлегенең Уфа шәһәрендәге эшчәнлеге (җаваплылык зонасына 6 төбәк керә) хакында да сөйләде. Бу төбәкләр, Башкортстаннан кала, Ырынбур, Самара, Астрахань, Удмуртия һәм Калмыкия.
Әйткәндәй, Белоруссиянең бу 6 төбәк белән товар әйләнешенең гомум күләме, 2020 елдан алып, 2,6 тапкырга - 2,58 миллиард долларга – үскән.