Барлык яңалыклар
Сәясәт
25 ноябрь 2024, 20:15

Эш булу беләнме ни, законлы булмагач?

Башкортстан Хөкүмәтендә республика җирлегендәге легаль булмаган мәшгульлеккә каршы тору буенча комиссияара утырыш үтте.

Эш булу беләнме ни, законлы булмагач?
Эш булу беләнме ни, законлы булмагач?

Башкортстан Хөкүмәтендә республика җирлегендәге легаль булмаган мәшгульлеккә каршы тору буенча комиссияара утырыш үтте.

   Утырышка БР Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары вазифасын үтәүче Урал Килсенбаев рәислек итте. Чара барышында легаль булмаган мәшгульлеккә каршы тору буенча төп аспектлар, шулай ук бу процесс белән кызыксынучыларны ныграк җәлеп итү хакында сүз барды.

   -Формаль булмаган мәшгульлек хезмәт өлкәсендәге дәүләт сәясәтенең өстенлекле юнәлешләренең берсе булып кала. 10 ай эчендә 33602 кеше “күләгәдән” чыгарылган,- диде Урал Килсенбаев.- Еллык контроль күрсәткеч 74,7 процентка үтәлгән.

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: