Сәясәт
25 ноябрь 2024, 15:10

3 мең делегат катнашачак

   Русия һәм Казахстанның ХХ Төбәкара хезмәттәшлек итү  форумында 3 меңнән артык делегат катнашуы көтелә. Һәм бу чара иң масштаблыларның берсе булачак.

3 мең делегат катнашачак3 мең делегат катнашачак
3 мең делегат катнашачак

Русия һәм Казахстанның ХХ Төбәкара хезмәттәшлек итү  форумында 3 меңнән артык делегат катнашуы көтелә. Һәм бу чара иң масштаблыларның берсе булачак.

   Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән оператив киңәшмә вакытында 26-27 ноябрь көннәрендә үтәчәк Форумга әзерлек барышын тикшерделәр.

   Төп чаралар “Көрәш сарае” мәйданында узачак, анда ике ил арасындагы хезмәттәшлекнең төп юнәлешләре хакында фикерләр алышыначак. Чара кысаларында мәдәни һәм спорт вакыйгалары да узар дип көтелә. Шулай ук халык хуҗалыгы казанышлары турында сөйләүче күргәзмәләр оештырылачак.

   -Бу 2024 елның иң мөһим вакыйгаларының берсе. Оештыруга катнашы булган барлык коллегаларны бик тә җаваплы карарга чакырам,- дип ассызыклады Радий Хәбиров.

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас