Барлык яңалыклар
Сәясәт
20 ноябрь , 16:26

Русия һәм Казахстан форумына әзерлек ничек бара?

Русия һәм Казахстан форумына әзерлек ничек бара?
Русия һәм Казахстан форумына әзерлек ничек бара?

РФ Икътисади үсеш министры урынбасары Дмитрий Вольвач Башкортстанның Уфада 26 һәм 27 ноябрьдә узачак Русия һәм Казахстан төбәкара хезмәттәшлек юбилей форумына әзерлеге турында фикерен белдерде.

ТАСС агентлыгында узган матбугат конференциясендә министр урынбасары республикада инвестицион, сәүдә, логистик, фәнни-техник һәм җитештерү кооперациясенә әзерлекнең югары дәрәҗәдә булуын билгеләп үтте. Дмитрий Вольвач Башкортстанда юбилей форумын уздыруга өлешчә нәкъ менә шуның сәбәп булуын таныды. - Кунаклар өчен зур әзерлек эшләре башкарылды, күпсанлы делегацияләр көтелә. Анда бизнес та, төбәк командалары да, Русия Федерациясе ягыннан да, Казахстан Республикасы ягыннан да, – дип билгеләп үтте министр урынбасары. Дмитрий Вольвач сүзләренчә, Форумның тулы көн тәртибен һәм кунакларның җайлы урнашуы өчен барысы да эшләнгән.

Чыганак: Башинформ

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас: