Барлык яңалыклар
Сәясәт
11 ноябрь , 22:57

Юл сервисы объектлары саны арта

Башкортстанда республика автоюлларын хезмәтләндерүче юл яны сервислары объектлары ике тапкырга арткан. Бүгенге көндә аларның саны 1860ка барып баса.

Юл сервисы объектлары саны арта
Юл сервисы объектлары саны арта

Башкортстанда республика автоюлларын хезмәтләндерүче юл яны сервислары объектлары ике тапкырга арткан. Бүгенге көндә аларның саны 1860ка барып баса.

   -Без юл сервисы хезмәтләре сыйфатын арттыру өстендә эшлибез,- диде бу уңайдан БР Хөкүмәте премьер-министры вазифасын башкаручы Андрей Назаров.- 2020 елдан алып республикада 877 объект төзелгән, аларга салынган инвестицияләр күләме 8 миллиард сумга барып баса. Шулай ук 881 объект ремонтланган,   аларга тотынылган ремонт күләме 1,6 миллиард сум чамасы тәшкил итә.

   Быел тагын да 450 объект төзү һәм 450 объектны яңарту планы куелган иде. Бурычлар зур һәм аларны лаеклы үтәп чыгу өчен зур тырышлыклар салына.

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: