Барлык яңалыклар
Сәясәт
11 ноябрь , 16:26

Максим Забелинга – Салават Юлаев ордены

Бүген үткән атналык оператив киңәшмә барышында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Максим Забелинга республиканың социаль-икътисади үсешенә керткән зур хезмәте өчен Салават Юлаев ордены тапшырды.

   -Максим Васильевич медицинага кайтырга карар итте. Аңа Мәскәү өлкәсе сәламәтлек саклау системасын җитәкләү тәкъдиме булды. Иртәгәдән ул үзенең яңа вазифасына керешәчәк,- диде Радий Хәбиров.- Максим Васильевич республикада 6 ел эшләде, республика өчен катлаулы булган коронавирус инфекциясе чорында хезмәт күрсәтеп, республиканы үстерү буенча җитди бурычларны үтәде. Намуслы хезмәтегез өчен рәхмәт белдерәм һәм яңа эшегездә уңышлар телим.

   М. Забелин үз чиратында төбәк җитәкчелегенә ярдәм күрсәткән һәм нәтиҗәле уртак хезмәт эшчәнлеге өчен рәхмәт әйтте.

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: