Башкортстан Башлыгы хакимияте җитәкчесе вазифаларын аның беренче урынбасары Азат Бадранов башкарачак. Бу хакта хөкүмәтнең ЦУРда узган оператив киңәшмәсендә Радий Хәбиров хәбәр итте. Исегезгә төшерәбез, бүген Максим Забелин Башкортстан Башлыгы хакимияте җитәкчесе вазифасыннан китте һәм иртәгәдән ул Мәскәү өлкәсенең Сәламәтлек саклау министрлыгын җитәкләячәк.
"Эш дәвам итәргә тиеш, башлыкка хакимият җитәкчесеннән башка эшләү авыр, шуңа күрә вазифаларны башкару бүгеннән Башкорстан Башлыгы хакимияте җитәкчесенең беренче урынбасары Азат Бадрановка йөкләнәчәк. Бездә бернинди күчеш этаплары юк, бернинди яшь сугышчы курслары да юк – алга һәм эшлибез", – диде Хәбиров.
Чыганак: bashinform.ru