Барлык яңалыклар
Сәясәт
7 ноябрь , 22:16

Владимир Путин Радий Хәбировны Ватан алдындагы казанышлары өчен бүләкләде

Радий Хәбировка IV дәрәҗә “Ватан алдындагы казанышлары өчен” орденын тапшырдылар.

https://www.bashinform.ru
https://www.bashinform.ru

Бүген Кремльдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировка IV дәрәҗә “Ватан алдындагы казанышлары өчен” орденын тапшырдылар. Бүләкләү турындагы указга шушы көннәрдә Русия Президенты Владимир Путин кул куйды.

Республика Башлыгына бүләкне Кремльдә Президент хакимияте җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Кириенко тапшырды. Шул рәвешле, федераль үзәк Радий Хәбировның ил мәнфәгатьләрен яклауга мөһим өлеш кертүен билгеләп үтте, дигән фикердә экспертлар.

“Әлеге бүләк белән, барыннан да элек, Новорусиядә 2014 елдан башлап булган вакыйгаларда Радий Фәрит улының зур роле билгеләп үтелде. Чөнки “Кырым язы”нда да, Донецк һәм Луганск халык республикалары өчен формалашу мөмкинлегендә дә Радий Фарит улының зур казанышы бар. Әлбәттә, бу вакыйгалар әлегә аз билгеле, аз өйрәнелгән. Ләкин, шуңа карамастан, аларда аның роле бик югары.

Махсус хәрби операция башлангач та, Башкортстан Русия төбәкләре арасында гуманитар ярдәм күрсәтү буенча да, ирекле частьләр формалаштыру буенча да лидер булды. Без тоташ Русия өчен уңай үрнәк күрсәттек.

Шунысын да билгеләргә кирәк, Радий Фәрит улы республикага 2018 елда килде, ул вакытта биредә күп кенә процесслар тукталган иде дияргә мөмкин. Инвестицияләр җәлеп итүдә бик зур проблемалар бар иде, төзелеш комплексы туктап калган иде. Бик күп икътисадый һәм социаль күрсәткечләр дә шул хәлдә иде. Уңай импульс, яхшы үсеш темплары бирү бик кыен булды. Биш ел эчендә бик күп эшләнде. Һәм кешеләрнең республикада барган хәлләргә мөнәсәбәте үзгәрде. Күпләр республиканың, чыннан да, элеккеге кебек үк, Русия Федерациясенең үсеш локомотивы була алуына, лидерлык позицияләренә чыга алуына ышанды. Динамика күренә, ул федераль үзәк тарафыннан гына түгел, ә республика гражданнары тарафыннан да бәяләнә. Шуңа сентябрьдә узган Башкортстан Башлыгын сайлауларда Радий Фәрит улын хуплауның нәтиҗәсе шундый югары булуы очраклы түгел.

Хәзер болар барысы да лаеклы бәяләнде. Һәм бу югары бүләк – хаклы рәвештә лаеклы”, – ди Башкортстанның Стратегик тикшеренүләр институты директоры, сәяси фәннәр кандидаты, политолог Владимир Савичев.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: