Республика районнары хакимиятләрендә хатын-кыз җитәкчеләрнең саны арта бара.
Бу атнада исемлеккә Балакатай районы да кушылды. Анда хакимиятнең яңа башлыгы итеп Лилия Мулланурова тәгаенләнде. Әлеге карарны район Советы депутатлары кабул итте.
Утырышта Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров та катнашты. Ул районның яңа җитәкчесенә милли проектларны, федераль һәм республика программаларын гамәлгә ашыруны дәвам итү мөһим, диде. Якындагы елларда район үзәгендә су белән тәэмин итү челтәрләрен капиталь ремонтлау һәм реконструкцияләү буенча масштаблы программаны төгәлләргә кирәк. Тагын бер зур бурыч – физкультура-савыктыру комплексы төзү. Шулай да махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү төп бурыч булып кала дип искәртте төбәк җитәкчесе.
Лилия Мулланурова Радий Хәбировка ышанычы өчен рәхмәт белдерде һәм районда хәл ителәсе бурычлар күп булуын ассызыклады.
Исегезгә төшерәбез: бүген, Лилия Муллануровадан тыш, Иглин районында – Гүзәл Насыйрова, Стәрлетамак районында – Рита Сәмигуллина, Благовещен районында Анна Карабанова район башлыгы булып эшли. Шулай ук республиканың эшкуарлык һәм туризм министры вазифасын башкаручы Зөһрә Гордиенко әлеге вазифасына кадәр Кыйгы районын җитәкләде.
Белешмә.
Лилия Мулланурова Балакатай районының Билән авылында туган. 1998 елда – башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы белгечлеге буенча Башкорт дәүләт университетын, 2008 елда БР Президенты каршындагы Дәүләт хезмәте һәм идарә академиясен тәмамлый. Хезмәт юлын Балакатай районының Яңа Маскары башлангыч мәктәбендә укытучы булып башлый. Аннары Билән авыл хакимиятенең эшләр идарәчесе, район хакимиятенең яшьләр эшләре комитеты рәисе, кадрлар һәм мәгълүмати-аналитик эш бүлеге җитәкчесе булып эшли. 2020 елның ноябреннән район башлыгының социаль-мәдәни һәм гуманитар мәсьәләләр буенча урынбасары вазифасын башкара.