Барлык яңалыклар
Сәясәт
7 ноябрь , 20:26

Республика яшьләрен хөкүмәттә көтәләр

БРның Яшьләр сәясәте буенча  дәүләт комитеты.
Фото:БРның Яшьләр сәясәте буенча дәүләт комитеты.

Башкортстанда республиканың яшьләр хөкүмәтенә сайлау өчен рәсми рәвештә гаризалар кабул итү башланды. БР Яшьләр сәясәте буенча дәүләт комитеты рәисе вазифаларын башкаручы Вито Сабиров сөйләгәнчә, хөкүмәт әгъзалары эшне иҗтимагый башлангычларда башкарачак.

- Яшьләр хөкүмәте – ул республикадагы  тормышны яхшырак итү теләге турында. Шуңа күрә сайлап алу этапларының берсе – кандидатның төбәк дәрәҗәсендә гамәлгә ашырырга теләгән проектын яклавы. Шулай ук мөһим момент – практика. Хөкүмәт әгъзалары төбәк министрлыклары һәм ведомстволары белән тыгыз хезмәттәшлек итәчәк. Бу яңа белем һәм компетенцияләр, шулай ук структуралар бүлекчәләре җитәкчеләреннән остазлык, – дип билгеләп үтте Вито Сабиров.

Яшьләр хөкүмәтенә конкурс буенча сайлап алу ике этапта узачак – читтән торып (проектлар конкурсы) һәм гадәти форматта. Бәйгедә Башкортстанда даими яшәүче 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшь гражданнар катнаша ала.

 

Яшьләр хөкүмәтенең яңа составына кандидатларга https://clck.ru/3DgqVE электрон форманы тутырырга кирәк. Моның өчен кирәкле документлар исемлеге белән сылтама аша танышырга мөмкин.

Гаризаны 15 ноябрьгә кадәр тапшырырга мөмкин. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: