Бүгенге оперативкада яңгыраган төп белдерүләргә тукталып үтик.
Радий Хәбиров Уфада БПЛА һөҗүме турында әйтте. Ул билгеләп үткәнчә, элек күрелгән чаралар нәтиҗәсендә һөҗүмгә каршы тора алдык. Башкортстанның күпчелек район һәм шәһәрләрдә яңа срокка җитәкчеләр билгеләнде. Күпләрендә элеккегеләре калды. Билгеләнүләр ике атна эчендә тәмамланырга тиеш.
* Чишмә районында күчмә цивилизацияләрнең Евразия музеен 2025 елда төзи башлаячаклар. Җәй көне биредә музейның визит-үзәге ачылды, анда 100 меңгә якын кеше булды. Башкортстанда Музыка йорты барлыкка киләчәк. Бу хакта Радий Хәбировтан Русиянең халык артисты, виолончельче Сергей Ролдугин сорады.
* Башкортстан башлыгы мәдәният министрлыгы вазифаларын башкаручы Әминә Шәфыйковага Уфада Третьяков галереясе күргәзмәсе вакытын озайтырга кушты. Улл 15 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.
* Радий Хәбиров Иглин районына эш сәфәре турында сөйләде. Бүген биредә рәсми рәвештә 1225 урынга исәпләнгән мәктәп ачылды. Шулай ук ашыгыч ярдәм подстанциясенең яңа бинасы барлыкка килде (башлык бинага илтүче юлны асфальтларга кушты), ә якын арада «Олимп» комплексын эшли башлаячак. Моннан тыш, республика башлыгы социаль өлкә хезмәткәрләренә яңа торак йортлар ачкычларын тапшырды.
* Башкортстанда урман янгыннары саны 10 тапкырга кимегән. Шулай ук ел башыннан су объектларында һәлак булучылар саны 37 кешегә кимегән.
*Быел Башкортстанда 5 меңнән артык урам фонаре урнаштырылган. Биш муниципалитетта бу эшләрне тәмамларга торалар, 58ендә - барысы да әзер. 2019 елдан 2023 елга кадәр төбәктә 48 меңнән артык яктырткыч урнаштырылган.
* 290 мең Башкортстан халкы 2024 елда «Башкирское долголетие» программасында катнашты. Хәбиров бу юнәлештә башка төбәкләрнең кызыклы тәҗрибәсен өйрәнү һәм аны Башкортстанга кертү исәбенә программаны камилләштерергә тәкъдим итте.
.