Барлык яңалыклар
Сәясәт
2 ноябрь , 11:21

Гафури районында – яңа башлык

Урман хуҗалыгы министрының элекке урынбасары район башлыгы булды.

https://vk.com/zvezdagafuri
https://vk.com/zvezdagafuri

Башкортстанның Гафури районы хакимиятенең яңа башлыгы билгеләнде. Ул – республиканың урман хуҗалыгы министрының элек урынбасары Венер Вахитов. Аның кандидатурасы өчен район Советы депутатлары бертавыштан тавыш биргән.

Венер Фәнир улы Вахитов 1982 елның 2 июлендә Ишембайда туган. “Юриспруденция” белгечлеге буенча Башкорт дәүләт университетын, “урман хуҗалыгы” белгечлеге буенча Башкорт дәүләт аграр университетын тәмамлаган.

Хезмәт биографиясен 2004-2007 елларда БР Мәгариф министрлыгында әйдәп баручы белгеч булып башлый, 2007-2008 елларда Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең республика буенча идарәсендә эшли. 2008 елдан 2024 елга кадәр Урман хуҗалыгы министрлыгында эшли: башта – бүлек башлыгы, 2018 елның гыйнварыннан – министр урынбасары.

Рәхмәт хатлары һәм Мактау грамоталары, “Русиянең урман байлыкларын саклаган һәм үрчеткән өчен” ведомство отличие билгесе белән бүләкләнә.

Моңа кадәр Гафури районы хакимияте белән биш ел Фәнзил Чыңгызов җитәкчелек итте.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: