Сәясәт
30 октябрь 2024, 08:18

Яңа хөкүмәттә үзгәрешләр булырмы?

Радий Хәбиров республиканың яңа хөкүмәтенең составын раслады.

https://glavarb.ru/https://glavarb.ru/
https://glavarb.ru/

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республиканың яңа хөкүмәтенең составын раслады. Яңа Хөкүмәткә премьер-министр, аның тугыз урынбасары, министрлар, дәүләт комитетлары һәм идарәләре башлыклары керәчәк.

Премьер-министрның ике беренче урынбасары булачак. Аларның берсе вазифасын икътисадый үсеш һәм инвестицияләр сәясәте министрлыгы җитәкчелеге белән бергә алып барачак.

Премьерның бер урынбасары Хөкүмәт Аппараты җитәкчесе дә булачак. Ике урынбасары авыл хуҗалыгы министры һәм сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министры вазифаларын алып барачак. Дүрт урынбасарның “портфеле” булмаячак. 2019 елгы указда министрлык вазифаларсыз биш вице-премьер булган иде.

Шулай ук Хөкүмәт составына Русия Президенты каршындагы республиканың Тулы вәкаләтле вәкиле, 16 министрлык, сигез дәүләт комитеты башлыклары, Матбугат һәм массакүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы, “Башкультнаследие” һәм Архив эшләре буенча идарә җитәкчеләре керәчәк.

Күрүебезчә, Хөкүмәт составында әллә ни үзгәреш юк. Моның үз сәбәпләре бар, ди БАГСУның Дәүләт хезмәте һәм идарә проблемалары фәнни-тикшеренү үзәгенең сәяси тикшеренүләр бүлеге җитәкчесе Николай Евдокимов.

“Бу хөкүмәтне алыштыру өчен социаль-икътисадый сәбәпләр булмау белән бәйле. Төбәк хакимиятенә килеп туган сораулар башлыча сәяси характерга ия. Ә менә социаль-икътисади яктан әлеге хөкүмәткә сораулар юк. Республика – инвестицияләр буенча лидерларның берсе, ул сәнәгать җитештерүе үсешен тәэмин ителә. Әлбәттә, бераз үзгәрешләр булачак, ул һәрвакыт шулай. Әмма, гомумән алганда, хөкүмәт составындагы төп фигуралар үзләренең эшли алуларын күрсәттеләр. Әмма, икенче яктан, кадрлар җитмәү мәсьәләсе дә бар”, – ди Евдокимов.

Кадрлар кытлыгына мисал итеп, Стәрлетамакның элеккеге мэры Рөстәм Газизовның вице-премьер вазифасын башкаручы итеп билгеләнүен әйтергә мөмкин.

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас