Сәясәт
18 октябрь 2024, 05:18

Владимир Путин Уфада Радий Хәбиров белән эшлекле очрашу үткәрде

17 октябрьдә Башкортстанга сәфәрен тәмамлап, Русия Президенты республика Башлыгы Радий Хәбиров эшлекле очрашу үткәрде. 

“Радий Фәрит улы, без сезнең белән менә инде күп сәгатьләр бергә аралашабыз, эшлибез. Сез республикадагы хәлләр турында сөйли башладыгыз. Шулай да, бәлки, нәрсәгәдер өстәмә игътибар юнәлттерергә телисездер?” – дип сорады Владимир Путин очрашуны ачып. Республика Башлыгы дәүләт җитәкчесенә “Русия – спорт державасы” форумын Башкортстанда үткәрү карары өчен рәхмәтен җиткерде. 

“Без аңлыйбыз, бу этәргеч бирәчәк, бу хакта бүген сөйләгән идек [Спорт буенча утырышта], йолдызлар массакүләмлек бирә, дип әйттек, форумны үткәрү дә массакүләмлек бирәчәк, чөнки без күрәбез илдә спортка нинди игътибар бүленгәнен, шуңа бу карар өчен зур рәхмәт. Без [ спорт ] объектларын ахырына кадәр җиткерәчәкбез, әле тагын төзиячәкбез”, – дип билгеләде Радий Хәбиров. 

Төп мәсьәләләрнең берсе дип төбәк Башлыгы махсус хәрби операциягә ярдәм итүне атады. “Бар да шуңа корылган. Беренче мәсьәлә – әлбәттә егетләребезгә, сугышчыларыбызга ярдәм күрсәтү. Мин сезгә рәхмәт әйтәсем килә, Владимир Владимирович: 18 сентябрь көнне сез лейтенант Суфияровка үлеменнән соң Русия Герое исеме бирдегез. Гаҗәеп батырлык бу. Ул фронтта ахырга кадәр сугышкан. Ялгызы калган Суфияровны дошман уратып алган, ул яраланган, хезмәттәшләрен коткарырга теләп үзен һәм дошманнарны шартлаткан. Без инде аның гаиләсез белән эшлибез”, – дип сөйләде Радий Хәбиров.

Президент аларның барысының да чын геройлар икәнен билгеләп үтте.

Радий Хәбиров республикада менә инде 11 Русия Герое барлыгын, ә лейтенант Илдар Суфияров безнең “Башкортостан” полкының икенче герое икәнлеген әйтеп үтте. “Моңа кадәр сөйләгәнемчә, без егетләрне игътибарсыз калдырмыйбыз, шунысы да мөһим, бу игътибар дәүләттәнгенә килми, игътибар бар республикадан, барлык кешеләрдән дә килә. Бездә битараф бер район да юктыр... Авылларда битлекләр дә, окоп шәмнәре дә ясыйлар, тушёнка да ябалар, шуңа егетләрне игътибарсыз калдырганыбыз юк. Бу эш бездә тиешле дәрәҗәдә оештырылган. Без аны җиңүгә кадәр дәвам итәчәкбез. Сез сөйләгәннәрдә аерым тукталасым килә. Без бүген мөһим дип исәпләгән мәсьәләләрнең берсе – сугыштан кайткан егетләрнең реабилитациясе һәм нормаль гражданлык тормышына кайтулары. Көзен бездә сайлаулар үтте, хезмәт итеп кайткан 35 егет – җирле үзидарә органнары депутатлары. Хезмәт итеп кайткан элекке хәрбиләр арасында авыл советлары рәисләре бар. Шуңа аларның иң яхшы сыйфатлары, әлбәттә, безгә тыныч тормышта бик кирәк. Бу эшне дәвам итәчәкбез. Һичшиксез, бу җитди имгәнүләр алган, гарипләнгән егетләрнең реабилитациясе белән дә бәйле. Бу эш “Ватанны саклаучылар” фонды белән берлектә җайга салынган. Әйткәндәй, бездә үзләре реабилитация җиһазлары чыгара торган әйбәт предприятиеләр бар. Чыннан да бу эш бездә бара, без хәтта хөкүмәт программасы булдырдык, аңа ярашлы реабилитация корылмалары җитештерүче предприятиеләргә субсидияләр бирәбез. Бүгенге көндә бу бик актуаль”, – дип ассызыклады Радий Хәбиров. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас