Барлык яңалыклар
Сәясәт
19 сентябрь , 13:55

Польшада тагын гауга...

   Анда боеприпаслар төзүче компания кинәт шәхсигә әверелгән.

Польшада тагын гауга...
Польшада тагын гауга...

Анда боеприпаслар төзүче компания кинәт шәхсигә әверелгән.

   Польшада әле бер, әле икенче низаг туып кына тора. Бу юлы НАТО өчен 155 миллиметрлы боеприпаслар җитештерә торган завод төзүче компания кинәт кенә шәхси компаниягә әйләнүе белән аптыраткан. Элегрәк Польша властьлары икътисад өчен хәрби сәнәгать бик тә мөһим дип шау килгән булса, бүген килеп ул шәхси инвестор кулына күчкән дә куйган.

   Моңа кадәр дәүләт, Польшаның Сәнәгать үсеше агентлыгы йөзендә, бу структурада акцияләрнең контроль пакетына, ә шәхси инвесторлар икесенә бергә 49 процент акцияләргә ия булган булса, кинәттән генә хәлләр үзгәргән дә куйган.

   Эш шунда, бер көн килеп Сәнәгать үсеше агентлыгы “компания төп бурычны – завод төзүне һәм Польша армиясе өчен арзанлы 155-миллиметрлы снарядларны тиз вакыт эчендә җитештерүне – тиешле дәрәҗәдә тәэмин итә һәм гарантия бирә алмый”, дигән фикергә килгән.

   Нәтиҗәдә, дәүләт милеген шәхси инвесторларга икеләтә арзан хакка сатып җибәргәннәр. Ә бит Польша, әйткәндәй, моңа казнадан 2 миллион чамасы злота тотынган булган.

Фото: iz.ru

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: