Украина властьларының Сүрия террористлары белән бәйләнештә булуын ачыклаганнар.
“Украина властьлары, Русиянең Сүриядәге көчләренә каршы яңа форнт ачу максатында, Сүрия боевикларын пилотсых очу аппаратларын җитештерүнең яңа технологияләренә өйрәтә”,- дип белдергән Русиянең мәгълүмат агентлыгына Сүриядәге хәлләрне белгән чыганак.
Аның әйтүенчә, украиннар АКШ координацияләгән “Хәйят Тахрир аш-Шам” группировкасы террористларын укыталар. Атап әйткәндә, Украинаның махсус хезмәтләре бер ай чамасы элек ИДлибка Русия көчләренә удар ясауны планлаштыру максатында килгән булган.
“Украиннар һәм америкалылар Русия көчләренә каршы яңа фронт ачу өчен көрәшне Украинадан Сүриягә күчерәләр”,- дип аңлаткан моны басманың чыганагы.
Шул ук вакытта Сүриядә Украинаның 250 хәрби инструкторы булуы хакындагы мәгълүматлар да барлыкка килгән. Алар “Хәйят Тахрир аш-шам” террористларын пилотсыз очу аппаратларын җитештерү һәм яңартуга өйрәтә башлаган.
Фото: iz.ru