Төньяк Кореянең чит ил эшләре буенча министры Чхве Сон Хи 2024 елда Русиягә икенче тапкыр килде. Югары дәрәҗәдәге делегацияләр белән алмашу, әлбәттә, күрше илләр арасындагы хезмәттәшлекнең көчәюе хакында сөйли.
Министрның бу килүе Пхеньянның парламент утырышына әзерләнгән вакытына туры килә. Ә анда, мөгаен, Көньяк Корея белән мөнәсәбәтләрдә көчергәнешне көчәйтүгә юнәлтелгән чаралар расланыр.
Русия ягыннан ярдәм булу КХДР лидеры Ким Чен Ынның Сеулга һәм Вашингтонга карата мөнәсәбәте катгый үзгәрү вакытына туры килде. Бу турыда конституциядән Пхеньянның тыныч шартларда кушылу концепциясен алып ташлау һәм Сары диңгездәге диңгез чик буенча бәхәсле хәлне көчәйтеп җибәрү нияте хакындагы белдерүләре дәлилли.
7 октябрьгә билгеләнгән Югары халык җыелышында Көньяк Корея белән “тыныч кушылу” концепциясеннән баш тарту конституциядә рәсми рәвештә теркәп куелыр дип көтелә.
Чхве Сон Хиның 2024 елда Мәскәүгә беренче килүе үткән гыйнвар аенда булган иде. Ул анда Русия Президенты Владимир Путин белән очрашты.
Фото: znanierussia.ru