Америка Украинага Русия буенча удар ясау өчен чикләүләрне алуга рөхсәт бирмәгән.
АКШ президенты Джо Байден һәм Бөек Британия премьеры Кир Стармер арасында булып үткән сөйләшүләрдән соң Вашингтон ВСУның еракка ата торган коралларыннан Русиянең төптәге җирлекләренә атуны тыючы чикләүләрне бетермәскә карар иткән.
АКШ дәүләт департаментының матбугат секретаре Мэтью Миллер:
“Бүгенгә безнең сәясәтнең үзгәрүе уңаеннан минем бер белдерүем дә юк. Без Украинадагы партнерларыбыз белән аларга яхшы ярдәм күрсәтүне дәвам итү буенча бәйләнеш дәвам итә. Аларның җиңүенә ышану өчен аларга разведка ярдәме һ.б. ярдәм белән тәэмин итү кирәк. Бу безнең бурычыбыз булып кала, ләкин сәясәт турында игълан итәрлек нәрсәм юк”.
Киев өчен Британиядән дә яхшы хәбәрләр көтелми. “The Times” хәбәр итүенчә, Лондон Украинага, АКШ ризалыгыннан башка, Русия җирлекләренә карата Storm Shadow кулланырга рөхсәт итмәячәк. Басма хәбәр итүенчә, Зеленский ике илдән дә аларның үз куркуларын җиңүен һәм бу мәсьәләдә карар кабул итүләрен үтенепләр сораган булган. Ләкин Бөек Британия берүзе генә андый адым ясарга ашыкмый.
Фото: iz.ru