“Мәгариф һәм фәннең үсештә булуы аркасында талантлар Башкортстанда эшлиячәк һәм яшиячәк”,- дип белдерде Айнур Гомәров.
Бүген Уфада Башкортстан Башлыгының инаугурация тантанасы булды. Чарада катнашып, Башкорт дәүләт медицина университетының Киләчәк медицинасы идарәсе начальнигы, РИЛИның химия укытучысы, Олимпиада хәрәкәтенең наставниклар ассоциациясе наставнигы Айнур Гомәров Радий Хәбировның вазыйфасына керүе уңаеннан үзенең фикерләре белән бүлеште.
-Мондый мөһим чарада катнашу минем өчен зур мәртәбә. Мин, бер яктан – химия, икенче яктан БДМУ вәкиле буларак, алдагы биш елга фән һәм мәгариф өлкәсе алдында куелган максатларны билгеләп утырдым,- диде ул. Башкортстанда алдагы 5 елда аеруча химия, генетика һәм медицинага игътибар бүленәчәк. Әлбәттә, яңадан-яңа инфраструктур объектлар барлыкка киләчәк. Инде хәзер үк IQ-парк – вузара кампусның беренче чираты ачылды. Анда дөнья дәрәҗәсендәге алдынгы лабораторияләр урнаштырылган.
Фото: mgazeta.com